Билгеле булганча 2013 елгы Казан Универсиадасына 64 спорт корылмасы әзерләнә. ФИСУ таләпләре буенча, аларның барысы да уеннар башланганчы 1 ел алдан әзер булырга тиеш. 2012 елның июленә Казанда Универсиада программасына кертелгән барлык 26 спорт төре буенча тест ярышлары узачак.
“Универсиада ныклы финанс нигезе белән тәэмин ителгән. 2009-2010 елларда федераль казнадан бу максатларга 21 млрд. сум бүлеп бирелде. 2011 елда тагын 5,5 млрд. сум бүленәчәк”, -ди Путин. Ул үз чыгышында Универсиада инфраструктурасы төзелешенә шәхси инвестицияләр җәлеп ителүгә дә басым ясады. Мәсәлән, “Россия тимер юллары” ААҖ “Казан” халыкара аэропортын тимер юл вокзалы белән тоташтырачак тимер юл проектына 4-6 млрд. сум тирәсе инвестицияләргә җыена. “Мегафон” җәмгыяте -2 млрд. сум финанслар салырга ниятли.
РФ Премьер-министры белдерүенчә, спорт корылмалары төзелешеннән тыш, Универсиаданың лаеклы узуы өчен транспорт инфраструктурасының тиешле югарылыкта булуы да мөһим.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.