Илдар Халиков РФның ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында булды

2010 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында булды. Хөкүмәт башлыгының министр Әсгать Сәфәров белән очрашуында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралган. Илдар Халиков Татарстан милициясе туплаган уңай тәҗрибәне аерым билгеләп үткән. Хөкүмәт башлыгы шулай ук министрлыкның матди-техник базасы белән танышты, мемориаль комплекста, ЭЭМ дежур частендә, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы кризиска каршы үзәктә, Эчке эшләр министрлыгы музеенда булды, дип хәбәр итә министрлыкның мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International