Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кнорр-Бремзе АГ" Күзәтү Советы рәисе Һайнц Тиле белән очрашты

2010 елның 7 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кнорр-Бремзе АГ" Күзәтү Советы рәисе Һайнц Тиле белән очрашты.

Очрашуда сүз "Кнорр-Бремзе АГ" һәм "КамАЗ" ААҖнең хезмәттәшлеге турында барды.
 
Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "КамАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
 
Исегезгә төшерәбез: Һайнц әфәнденең Татарстанга визиты "КамАЗ" ААҖендә яңа линия ачылуы белән бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International