Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла торган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов залдагыларга мөрәҗәгать итеп: “Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, офицерлар һәм хәрби хезмәттәгеләр! Татарстан Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да күп милләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 65 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм, һәрбарчагызга сәламәтлек телим”, – диде.
Чыгышында ул совет сугышчысының 1945 елның 9 маенда җиңелгән Берлинда иң куркыныч һәм канкойгыч сугышка нокта куюын, Җиңү халык рухының ныклыгы һәм җиңелмәслеге символы булып әверелүен, Совет Армиясенең фашист режимын туктатуын һәм Ватанның, күп кенә чит дәүләтләрне коллыктан азат итүен искәртте. “Шушы Бөек Җиңү булмаса, хәзерге чәчәк аткан Европа һәм тотрыклы тыныч тормыш та булмас иде – бу хакта һәрчак истә тотарга кирәк”, - дип, республика җитәкчесе әлеге сугышта 27 млн. тирәсе кеше корбан булуын, шәһәрләр һәм авыллар, завод-фабрикаларлар, фермалар җимерелүен, тарихи, архитектур һәм сәнгати әһәмияттәге культура объектлары юк ителүен, кешеләрне изалаган Ленинград блокадасы, фашист концлагерьларының коточкычлыгын шәрехләде.
“Башка бер генә ил дә, халык та үз иреге һәм бәйсезлеге өчен мондый кыйммәт бәя түләмәде, безнең 350 мең ватандашыбыз сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады – бу фронтка киткән һәр ике кешенең берсе һәлак булды дигән сүз. Ленинград оборонасында 17 меңнән артык татарстанлы башын салган. Димәк, без аларның һәрберсен исемләп искә алырга, алар турындагы хатирәләрне мәңгеләштерергә тиешбез – бу безнең өстәге изге бурыч”, - дип, Президент республикада эзтабарлык эше алып барылуын искәртте. Аның сүзләренчә, “Отечество” оешмасы җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 60 еллыгыннан соң гына да 64 экспедиция ясалган, нәтиҗәдә, 2 меңнән артык солдатның гәүдәсе табып алынган, шәхси медальоннары буенча 49 сугышчының исеме беленгән. Шушы исемнәр 10,5 мең һәлак булган сугышчы исемен берләштергән “Имена из солдатских медальонов” дип аталган ил күләмендә бастырып чыгарыла торган 3 томлы мәгълүмат базасына туплап бирелгән. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр республика күләмендә “Хәтер китабы”ның рус һәм татар телләрендәге 27 томы дөнья күргән.
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диелә татар халык мәкалендә. Безнең Татарстан җирендә дә Бөек Ватан сугышы чоры хәрби каберлекләре бар һәм алар берсе дә игътибарыбыздан читтә калмый. Анда җирләнгән сугышчыларның тулы исемлеге төзелде, аның электрон варианты да бар. Киләсе буыннар хәтерендә дә Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов, Гази Заһитов, Гани Сафиуллин һәм Татарстанның башка бик күп бөек уллары, кызлары исемнәре сакланыр, диде республика башлыгы.
Татарстан территориясендә 180 меңләп кеше хәрби әзерлек узуын, 7 укчы дивизия, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы оешуын, 2 авиация дивизиясе, 86 авиация полкы, 6 меңнән күбрәк аерым экипаж әзерләнүен искәртеп, Президент Рөстәм Миңнеханов аларның язмышларына тукталды. Ир-егетләр белән берлектә республиканың 10 меңнән артык хатын-кызы да Ватанны сакларга фронтка киткән, 23 меңнән артыгы хәрби һөнәр үзләштергән, шәфкать туташлары гына да 6 меңнән күбрәк исәпләнә. 225 Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар арасында Ольга Санфирова һәм Мәгубә Сыртланова да бар, гомумән, 200дән артык республика кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Партиот-шагыйрь Муса Җәлил Казан Кремле төбенә һәйкәл булып кайтты, җиңүче каһарманнар исемнәре урамнарга бирелде, һәйкәлләр алар турында хәтер саклый, исемнәре, батырлыклары әдәби һәм сәнгать әсәрләрдә яши, дип басым ясап әйтте Президент һәм тыл хезмәтчәннәренең фронт өчен көнне төнгә ялгап фидакарьләрчә эшләвен, корал һәм җиһазлар, техника, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итүен искәртте.