Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итү узды
2010 елның 9 мае, якшәмбе
Меңьеллык мәйданында узган парадтан соң, бүген Бөек Җиңүнең 65-еллыгына багышланган тантана Казан Кремленең Герблар залында дәвам итте. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү узды. Тантаналы кабул итүгә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. чакырылган иде. Тантана башланганчыга кадәр ветераннар республика җитәкчеләре белән күмәк фотога төште.
Традициягә әйләнгән бу чара ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, республика ветераннар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен, дәүләт хакимияте органнары, хәрби комиссариат, Казан гарнизоны җитәкчеләрен бер залга җыя. Быелгы очрашуда төрле муниципаль берәмлекләрдән 60 ветеран һәм тыл хезмәткәре катнашты. Шуларның иң өлкәне –Яшел Үзәннән 91 яшьлек Николай Сладков. Сугыш елларында өлкән лейтенант Сладков дивизиядә разведка башлыгы булып хезмәт итә. Мәскәү өлкәсеннән Алманиягә кадәр барып җитә. Кенигсбергны алуда катнаша. Николай Иванович Ι дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Кенигсбергны алу өчен”, “ Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре иясе. Бүгенге тантаналы кабул итүдә катнашкан фронтовикларның иң “кечеләре”нә исә 82 яшь. Залга җыелучы бу җиңүчеләр буынының барысына бирелгән орден-медальләрне санасаң, аларның саны 290 га җитә.
Сугыш һәм хезмәт фронтларында көнне- төнгә ялгап Бөек Җиңү көнен якынайтуга бөтен көчен куйган бу җиңүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзе белән чыкты. “Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Бүген Россия, Татарстан җитәкчеләре тарафыннан ветераннарга шактый ярдәм күрсәтелә. Бу без күптән башкарырга тиешле эшнең кечкенә бер өлеше генә. Бу олы бәйрәм барлык буынны берләштерә. Илебез азатлыгы өчен зур тырышлык куйган сезнең җиңүчеләр буынына зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Без, үз чиратыбызда, сез яхшы һәм уңайлы яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез”, -дип белдерде Республика башлыгы. Беренче тост җиңүче-ветераннар хөрмәтенә күтәрелде.
Бүгенге тантанада катнашучылар тарихи вакыйганың шаһитлары булды. Яшел Үзәндә яшәүче сугыш ветераны 86 яшьлек Василий Анохинга Ι дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырылды. Ул бу бүләккә Сталинград өчен сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 72 нче укчылар корпусы командирының 9 К номерлы боерыгы нигезендә (1943 елның 25 октябрендәге) лаек булган. Шул рәвешле, бүләк иясен тапты. Василий Анохин Совет армиясе сафларына 1942 елның 5 мартында алына. Шул елның 15 мартыннан Сталинград, Көнбатыш, икенче Белорус фронтларында бүлек, рота, укчылар дивизиясе командиры булып хезмәт итә. Өч тапкыр яралана. Сугыштан соң 1947-1971 елларда Дәүләт иминлеге системасында хезмәт итә. ΙΙ дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңү өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Шушы бүләкләр коллекциясенә бүген Ι дәрәҗә Ватан сугышы ордены да өстәлде.
ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итүгә җыелган ветераннарны “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсы җиңүчеләре дә сәламләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз