Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында бюджет учреждениеләре челтәрен реформалаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2010 елның 10 мае, дүшәмбе
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең хокукый нигезләрен камилләштерү, автоном учреждениеләр челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында сөйләштеләр.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР икътисад министры урынбасары – икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәге мөдире Алевтина Кудрявцева катнашты.

Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 1нче гыйнварыннан бирле Россия Федерациясендә бюджет учреждениеләрен финанслау тәртибен үзгәртү каралган. Смета буенча финанслау урынына дәүләт биремен үтәү нигезендә субсидия алу булачак (әлеге закон проекты РФ Дәүләт Думасында карала).

Закон проекты буенча 2012 елның 1нче гыйнварыннан алып (күчмә чоры инде 2011 елда башланачак) бюджет учреждениеләренең күпчелек өлеше, исемнәрен саклап, статуслары буенча автоном учреждениеләргә тәңгәлләштереләчәк.

Шулай ук, яңа төрдәге дәүләт (муниципаль) учреждениеләр булдыру каралган: казна учреждениеләре. Мондый төр учреждениеләр 2012 елдан башлап барлык керемнәрен бюджетка күчереп барачак.

Әлеге төр учреждениеләрне эшләтү өчен алып барыла торган эшләр белән Алевтина Кудрявцева таныштырды. Аның сүзләренчә, әлеге реформа барлык бюджет учреждениеләренә дә кагылачак.

Бюджет челтәрендәге реформалар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең үтемлелеген арттыру максаты белән үткәрелә.

Яңа закон гамәлгә керү белән бюджет учреждениеләре бюджет, казна һәм автоном төрләргә бүленәчәк. Казна учреждениеләре бюджет сметасы нигезендә эшләячәк, калганнар исә дәүләт һәм муниципаль заказларга яшәячәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бюджет челтәрен реформалаштыру буенча тәфсилле планның кирәклеген ассызыклады. Бюджет учреждениеләрен реформалаштыру мәсьәләсе ТР Премьер-министрының шәхси күзәтүендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге процессны массакүләм мәгълүмат чараларында да киң яктыртырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International