Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Үзебездә җитештерелгән продукцияне куллану файдалырак та, сыйфатлы һәм иминрәк тә
2010 елның 11 мае, сишәмбе
Соңгы вакытларда Татарстанга чит төбәкләрдән сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы туклану продуктлары кертү фактлары ешайган. Мурманскидан, мәсәлән, чит ингредиентлар кушылган тәрәч балыгы уылдыгы һәм бавыры паштеты, Ульяновски өлкәсеннән стандартларга җавап бирмәгән атланмай, Түбән Новгородтан стафилококк белән зарарланган салат продукциясе, Мари Эльдан микробиологик күрсәткечләре буенча стандартларга җавап бирмәгән ит продуктлары һ.б. кертелүе мәгълүм. Бу мәгълүматларны бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов җиткерде. Очрашу туклану продуктларының сыйфаты хакында сөйләшүгә багышланган иде. Брифингта шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашты.
Виктор Морозов аңлатуынча, Роспотребнадзорның ТР идарәсе 2005 елдан башлап Татарстан җитештерүчеләре тәкъдим итә торган һәм чит төбәкләр, илләрдән кертелә торган продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә чагыштырма мониторинг уздыра. Шул рәвешле, ел саен туклану продуктларыннан сыйфат һәм иминлек күрсәткече буенча 30 меңгә якын, ә микробиологик күрсәткечләр буенча 42 мең проба алына. Мониторинг күрсәткәнчә, үзебезнең җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең 3,6 проценты, чит илдән кертелгән продукциянең 5,7 проценты, чит төбәкләрдән кайтарылган продуктларның 6,6 проценты тиешле стандартлардан ерак тора. Моннан күренгәнчә, сыйфатсыз продукциянең зур өлешен читтән кертелгән азык-төлек тәшкил итә. Виктор Морозов ассызыклавынча, нәкъ менә ерак аралардан транспортировкалаганда, товарны бу аралыкта базаларда саклаганда таләпләрнең үтәлмәве кирәкле температура режимы бозылуга һәм азыкның ашау өчен яраксызга әйләнүенә китерә. Мондый очраклар кош ите һәм сөт продукциясендә аеруча еш очрый икән. Татарстанда җитештерелгән кош итенә караганда, читтән кайтарылган кош итенең сыйфаты тиешле таләпләргә ике тапкыр күбрәк җавап бирми. Сөт продукциясе буенча аерма 3 тапкырга җитә.
Кулланучылар базары иминлеген саклау максатыннан, Роспотребнадзор полиомиелит эпидемиясе башланган Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш кертүне тыйган. Виктор Морозов республикада да карантин чаралары баруын ассызыклады.
Бүген билгеләп үтелгәнчә, сыйфатыз продуктлар бик еш кечкенә ларекларда сатыла. Тик эре сәүдә нокталары да бу хатадан азат түгел. Мәсәлән, “Магнит” кибетләренең куллану вакыты чыккан сыер ите консервасы һәм майонез, “Реал”, “Вестер” челтәрләренең сыйфатсыз балык, “Метро Кеш энд Керри”, “Карусель” нең куллану вакыты чыккан кайбер төр продуктлар сатканлыгы мәгълүм. Мондый сыйфатсыз продуктлар тикшерүләр барышында ачыкланып, әйләнештән алына, ди Виктор Морозов. Узган ел шундый 252 тонна продукция кулланылыштан алынган булса, быел беренче кварталда 430 килограмм сыйфатсыз продукция яраксызга чыгарылган. Роспотребнадзор идарәсенең Дәүләт алкоголь инспекциясе белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, узган ел стандартларга җавап бирмәгән 221 мең литр алкоголь продукциясе тоткарланган. Виктор Морозов белдергәнчә, гамәлдәге федераль законнар нигезендә, контроль органнары сәүдә өлкәсендә эшмәкәрлек субъектларын 3 елга 1 тапкыр гына тикшерергә тиеш. Гаделсез эшмәкәрләр шушы моменттан файдалана да. Брифингта билгеләп үтелгәнчә, куллану базарында тәртип урнаштыру өчен кулланучылар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Алар сәүдә нокталарында сатып ала торган продукциягә бик нык игътибар итәргә тиеш. Сыйфат буенча дәгъвалар 236-93-52,272-28-19 “кайнар линия” телефоннары буенча кабул ителә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз