Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы мәгариф системасы белгечләре 2-8нче май көннәрендә Сингапур Республикасында булды
2010 елның 11 мае, сишәмбе
-8нче май көннәрендә мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов җитәкчелегендәге Татарстан педагоглары делегациясе Сингапурда булды. Татарстанлылар биредәге мәгариф системасындагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнгән, әлеге Азия иленең төрле баскычтагы дистәләрчә уку йортында булган. Делегация составындагы 16 кешенең унысы Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләренең әйдәп баручы мәктәпләре директорлары булган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән Казан шәһәренең 7 нче гимназиясе директоры Любовь Кочнева Сингапурга сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашып, бу тәҗрибәне алга таба Татарстан мәгариф системасында куллану перспективалары хакында сөйләде.
Альберт Гыйльметдинов Татарстанның ни өчен Сингапур тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итүенең берничә сәбәбен аңлатып үтте. Глобаль конкуренцияне тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, соңгы ике елда Сингапурның белем бирү системасы дөньяда иң яхшысы дип табылган. Икенчедән, барлык халыкара тестлар бу Азия илендә мәгариф системасының тотрыклы үсешен раслап килә. Өстәвенә, Сингапур, халык саны, мәгариф инфраструктурасы буенча Татарстанга бик якын. “Совет чорында мәгариф системасында ирешелгән казанышларны 1990 елларда шактый югалттык. Хәзер безгә элеккеге позицияләрне кайтару һәм алга бару өчен кызу үсеш кирәк. Республика җитәкчелеге тарафыннан да шундый бурыч куелды”, -ди Альберт Гыйльметдинов. Бу сәфәр ТР Президенты кушуы буенча оештырылган.
Билгеле булганча, Сингапурга өченче дөнья иленнән социаль-икътисади үсеш буенча дөньяның әйдәп баручы илләре позициясенә чыгу өчен нибары 4 дистә ел вакыт кирәк булган. Бу бөтен өлкәдә, шул исәптән мәгариф системасында да шулай. Сингапурның әлеге “могҗизасын” бүген күп илләр өйрәнә. Биредә мәгариф системасының дөньяда беренче урынга чыгуының сере, бер караганда, бик гади. Сингапурда мәгариф илнең иң югары приоритеты итеп куелган. Кечкенә генә территорияле, табигый байлыклары булмаган бу ил үсешенең сере, Альберт Гыйльметдинов аңлатканча, кеше капиталына зур игътибар бирү һәм инвестицияләр салуда. “Табигый ресурслары булмаган әлеге ил бердәнбер ресурсы булган -кеше капиталы үсешенә инвестицияләр салып, могҗиза тудырды. Бүген ул үзен тулысынча аклаган. Биредә мәгарифкә финансларны экономияләмиләр”, -ди министр. Сингапурда кризис елларында да мәгарифкә финанслар артыграк бүленә. Бу чорда белгечләр әзерләү, яңадан әзерләүгә зур игътибар бирелә. Икътисад җанлану белән, яңа шартларда эшләү өчен аларның яңартылган кадрлары инде әзер була.
Сингапурда мәгарифкә булган дәүләт сәясәте укытучы һөнәрен иң дәрәҗәле профессиягә күтәргән. Биредә мөгаллимнең хезмәт хакы гражданлык профессияләре арасында иң югарысы. Шуңа күрә укытучылар сайлап алу зур конкурс аша башкарыла (1 урынга уртача 6 кеше). Барлык укытучылар һәм мәктәп директорлары -дәүләт хезмәткәрләре. Любовь Кочнева белдергәнчә, биредә хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган укытучы безнең акчаларга күчергәндә уртача 40 мең сум, ә стажлы һәм категорияле мөгаллимнәр 800 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Дөрес, Сингапурда яшәү дәрәҗәсе дә безгә караганда шактый югары. Төрле баскычтагы уку йортдларында белем алу өчен укучыга яки аның әти-әнисенә чыгымнарның 10-20 процентын үзләренә түләргә туры килә, ә калган 80-90 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Сингапурның тагын бер “могҗизасы” -укучыларның белемнәре 3 этапта - башлангыч, төп һәм урта мәктәпне тәмамлаганда тестлар аша сынала. Бездәге БДИ кебек дистәләгән вариантлар кирәкми, тестлар фәкать бары бер вариантта әзерләнә.
Татарстан делегациясе кыска вакыт эчендә инновацияле программаларга нигезләнгән Киләчәк мәктәбендә, техник әзерлек мәктәбендә, педагогика институтында, Сингапурның Милли университетында, укытучыларны яңадан әзерләү үзәгендә, укыту программаларын эшләү буенча җаваплы нәшриятта һ.б. булырга өлгергән. Татарстанның мәктәп директорлары сәфәр нәтиҗәләре буенча Сингапур системасындагы кайсы элементларны үзе җитәкләгән уку йортында куллану хакында хисап әзерләячәк. Сәфәр барышында Татарстан һәм Сингапур мәктәпләре арасында туры партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру хакында да якынча килешүгә ирешелгән. Бу мөгаллимнәр, укучылар алмашу һ.б. күздә тота. Мәктәп программалары әзерләү буенча нәшрият исә Татарстан мөгаллимнәре өчен үз ресурсларына юл ачарга риза булган. “Сингапур мәгарифе системасындагы иң яхшы үрнәкләрне рус теленә тәрҗемә итеп, аны үзебездә сынап карарга уйлыйбыз. Уңышлы барып чыкса, тәҗрибәне җәелдереп тә булачак. Бәлки ул туры да килмәс, әмма иң яхшы мәгариф технологияләрен барыбер сынап карарга кирәк. Биредә сүз Сингапур тәҗрибәсен тулысынча күчерү турында сүз бармый. Безнең үз мәгариф системабыз. Ул дөньяның, шул исәптән, Сингапурның, иң яхшы мәгариф технологияләренә нигезләнергә тиеш”, -ди Татарстан министры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз