ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2013 ел Универсиадасының транспортына багышланган киңәшмә үткәрде

2010 елның 12 мае, чәршәмбе
2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәне кичә, 11нче май көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Киңәшмә "Казан" халыкара һава аланы территориясендә узды. Чарада "Россия тимер юллары" ААҖнең өлкән вице-президенты Валентин Гапанович катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Валентин Гапанович 2013 елгы Универсиада алдыннан заманчалаштырылачак тимер юл объектлары, Казандагы Горький тимер юлы инфраструктурасының модернизация һәм инновация программасы белән танышты.

Киңәшмәдә "Казан" тимер юл вокзалы белән "Казан" халыкара һава аланын тоташтырачак юл турында да сүз барды.

Казанның тимер юлын "Казан" халыкара һава аланы белән тоташтырачак тимер юлның 25 чакрымы төзекләндерелеп 2 чакрым яңа юл салыначак дип фаразлана. Әлеге юл "Казан - Вахитово - Сәнәгать паркы - Усад - Столбищи - Юбилей" маршруты буенча узачак.

"Казан" тимер юл вокзалы да үзгәрешләр кичерәчәк. Транзит поездларны "Восстание - пассажир станциясе"нә күчереп "Казан" станциясен халыкара һава аланыннан килүче пассажирлар өчен бушайтырга мөмкин булачак.

"Восстание" станциясен "Казан-2" күчмә-транспорт ноктасына әверелдерү эше инде башланган. 2008 елда "Восстание" станциясе аша 3 пар транзит поезды җибәрелгән булса, 2009 елда инде 7 пар шундый поезд эшләгән, ә 2010 елның 30нчы маеннан алып 12 пар транзит поезды шәһәр үзәгенә кермичә шул станция аша узачак. 2011 елда барлык 27 пар транзит поездын "Восстание" станциясе аша җибәрү планлаштырыла. Шул рәвешле "Юдино - Казан - Дәрвишләр бистәсе" юлында поездлар йөрү тәртибен җиңеләйтергә мөмкин.

Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары - "Татинвестгражданпроект" дәүләт унинар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International