Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россиянең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару буенча министры урынбасары Владимир Пучков белән очрашты

2010 елның 12 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков стаnc-сәркатиб - Россиянең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару буенча министры урынбасары Владимир Пучков белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.

Очрашуда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеген оештыру, бүлекчәләрне махсус техника белән тәэмин итү, кризислы шартларда идарә Үзәге эше өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында сүз барды.

Шулай ук, 2010 елның август аенда Казанда егетләр арасында янгын спорты буенча узачак дөнья чемпионатының оештыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Владимир Пучков ТР Хөкүмәтенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Пучковның визиты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы финанс органнары хезмәткәрләренең уку-укыту җыены белән бәйле (чара 11-14нче май көннәрендә "Корстон" мәдәни һәм күңел ачу комплексында уза).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International