Татарстан башкаласына ике көнлек визит белән Беларусь Республикасы делегациясе килде. Делегацияне Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкли.
2010 елның 14 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына ике көнлек визит белән Беларусь Республикасының рәсми делегациясе килде. Көндезге сәгать 12дә Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары белән очкыч "Казан" халыкара һава аланына килеп төште.
Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР буенча РФ эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның бизнес-җәмгыять вәкилләре, шулай ук, белорусларның Казан иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Маруденко каршы алды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.