Алга таба Беларусь Республикасы делегациясе IT-паркка юл тотты (Петербург ур.). IT-парк эшчәнлеге белән ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров таныштырды.
Ул Татарстан Республикасында IT-өлкәдә тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде. Алар арасында - документ әйләнешенең ведомствоара электрон системасы, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә тәкъдим итү, ТР Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы һ.б.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.