Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша. Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге саналган Әсәдуллаев йортында узачак.
Премьер-министр Татар мәдәнияте үзәге белән танышканнан соң, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре алдында чыгыш ясар, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татар диаспорасы активистларын ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләр дип көтелә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.