ТР Премьер-министры Илдар Халиков Burrill & Company (АКШ) инвестицион фонды президенты белән очрашты

2010 елның 17 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Burrill & Company (АКШ) инвестицион фонды президенты Стивен Беррел белән очрашты.

Очрашу ТРның РФндәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды (Мәскәү).

Очрашуда биотехнологияләр өлкәсендә уртак венчур фондын оештыру турында сүз барды.

Burrill & Company инвестицион фондының тәкъдимнәрен Илдар Халиков "төгәл тәкъдимнәр" дип атады.

Burrill & Company фонды вәкилләре Малайзия, Һиндстан, Кытай илләрендә туплаган тәҗрибәләре турында сөйләде.

Биотехнологияләр өлкәсендә татар-америка венчур фонды оешкан очракта Burrill & Company вәкилләре фондка үзләренең акцияләрен кертәчәген белдерде.

Очрашуда "ТР инвестиция-венчур фонды" директоры Айнур Айдельдинов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Ак Барс" банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, Казан Идел буе дәүләт университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International