Рөстәм Миңнеханов үзәк ММЧда иң күп телгә алына торган 40 төбәк башлыгы исемлегенә керде

2010 елның 18 мае, сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган 40 төбәк башлыгы исемлегенә керде. Бу хакта “Regnum” мәгълүмат агентлыгы һәм "Медиалогия” компаниясенең 2010 елның апрель йомгаклары буенча уздырган традицион рейтингы сөйли.

Мәсәлән, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында бирелгән хәбәрләр саны буенча Татарстан Президенты 17 урында. Федераль матбугатта урын алган хәбәрләргә нигезләнеп исәпләнгән мәгълүмат өчен уңайлылык индексы буенча Татарстан башлыгы беренче унлыкка кергән.

Төбәк ММЧ да яктыртылган хәбәрләр саны буенча Рөстәм Миңнеханов алтынчы урында. Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башлыклары арасында ул төбәк ММЧ да яктыртылган хәбәрләр саны буенча инде берничә ай дәвамында беренчелекне бирми. Апрель аенда төбәкләр мәгълүмат чараларында Рөстәм Миңнеханов хакында 721 хәбәр булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International