Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының ТРндагы генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты

2010 елның 18 мае, сишәмбе
Төркия Республикасының ТРндагы генераль консулы Әхмәт Тута белән бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

Очрашуда Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне арттыру турында сүз барды.

Илдар Халиков билгеләп үтүенчә, Татарстан Төркия Республикасы белән тыгыз элемтәдә тора.

Һәр ике як та Татарстан белән Төркия арасындагы һава бәйләнешен арттыру турында сөйләште.

Төркия Республикасының генераль консулы "Алабуга" махсус икътисадый зонасына барырга, "Алабуга" махсус икътисадый зонасында бизнесны җәелдерү мөмкинлекләре белән танышырга теләвен белдерде.

Моннан кала, Әхмәт Тута "Мастер" Кама индустриаль паркына барырга тели икән. Бу төрек компанияләренең әлеге җитештерү мәйданчыгына игътибарын арттырачак.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елның маенда "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ике төрек компаниясенең җитештерүенә нигез салынды. Бу "Trakya Cam Sanayii" һәм "Kastamonu Entegre" компанияләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International