Казанга Россия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев килде
2010 елның 18 мае, сишәмбе
Бүген ТР башкаласына Россия эчке эшләр министры армия генералы Рәшид Нургалиев килде.
"Казан" халыкара һава аланында Рәшид Нургалиевны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров каршы алды.
Россия эчке эшләр министры Казанда БДБ илләре ЭЭМ (полиция) кадрлар аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашачак. Әлеге чара майның 19ыннан алып 20сенә кадәр ТР буенча ЭЭМ һәм Россия ЭЭМ Казан юридик институты базасында узачак.
Быел киңәшмәдә Әзербәйҗан Республикасы эчке эшләр министрлыгы, Әрмәнстан Республикасы полициясе, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Молдова Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина делегацияләре катнаша.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.