Татарстанда ике ел эчендә телетапшыргычларның саны ике тапкыр артачак

2010 елның 19 мае, чәршәмбе
Татарстанда ел ярым-ике ел эчендә эфир телевидениесе тапшыргычлары санын ике тапкыр арттыру күздә тотыла. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Алексей Малинин тарафыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куелды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

А.Малинин килешүгә кул куелганнан соң журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан башлыгы белән очрашуда республикада цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү перспективалары хакында фикер алышынган. “Без бүген хезмәттәшлек турында гаять мөһим килешүне имзаладык, ул безгә Татарстан Республикасында цифрлы челтәрләр төзелешен башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Без ярдәм иткәннәре өчен ТР Президенты, Премьер-министрга рәхмәтлебез һәм бергәләп зур эш башкарырбыз дип өметләнәбез”, - диде Алексей Малинин.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта системалы проектлау юнәлешендә эш төгәлләнгән. “Финанслауның төгәл күләме проектлау барышында билгеләнәчәк, - диде “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры. – Шунысын гына әйтә алам, республикадагы 70 объекттан тыш, тагын 75 яңа объект төзү күздә тотыла”.

Үз чиратында, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бүген имзаланган килешү Татарстанда цифрлы телевидение кертү буенча системалы эшнең дәвамы булып тора. “Бүгенге килешү мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләрнең актив ярдәменә исәп тота, - дип ассызыклады И.Халиков. – Республика Президенты тарафыннан әлеге проектны ел ярым-ике ел вакыт эчендә гамәлгә ашыру бурычы куелды, моның өчен безнең барыбызга да җитди эшләргә туры киләчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International