Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда БДБ илләре Эчке эшләр министрлыгы (Полициясе) аппаратлары җитәкчеләре киңәшә
2010 елның 19 мае, чәршәмбе
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә БДБ илләре Эчке эшләр министрлыгы (Полициясе) аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсен алып барган Россия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар, үзара элемтәләрне ныгыту һәм җәелдерүдән тыш, эчке эшләр һәм полиция органнарына кадрлар сайлап алу, әзерләү һәм билгеләү системасын булдыруны да күздә тота. Узган юлы очрашуда личный состав белән тәрбия эшен оештыру эшләре турында сүз булган иде, дип искәртеп, бу юлы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү елында, шушы юнәлешне ветераннар оешмалары рәисләре белән берлектә дәвам иттерүне кулай күрдек, диде ул.
Шушы халыкара вакыйганың әһәмиятлелегенә басым ясап килгән Президент Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм шундый форум 2007 елда үткәрелүен искәртеп, Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казан Россия Эчке эшләр министрлыгы уздыра торган чараларда игътибардан читтә калмый, дип билгеләп үтте. Республиканың икътисады шактый җитди, агросәнәгать комплексы үсештә һәм Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе, шуңа өстәп, 2013 елда Казан XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге спорт уеннарын оештырып уздырырга җыена, диде. Президент, кунакларга мөрәҗәгать итеп: “Шушы Универсиадада сезнең илләрдән киләчәк спортчылар делегацияләре, һичшиксез, уеннарда катнашыр, әзерләнеп торсыннар, безнең өчен исә бу зур мәртәбә булачак”, - диде. Теге яки бу регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге андагы вазгыятькә нык бәйле, шуңа күрә соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы читтән инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне күтәрү буенча шактый эш башкара, чөнки бу мәсьәләдә куркынычсызлык бик җитди куелган: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урамнарда тыныч кына йөри аласың икән, - бу инде куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләрнең, ягъни хокук саклау органнары эше сыйфатлы булуны күрсәтә, ә бездә нәкъ менә шулай, диде Президент. Аерым алганда, шул максаттан алдынгы технологияләр эшкә җигелә, яңа методикалар куллана, моның өчен югары квалификацияле кадрлар да таләп ителә, шуны җәмәгатьчелек тә белеп торырга тиеш, димәк, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый һәм конфессиональ органнар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк, дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов. “Министр Әсгать Сәфәров һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләр бу яктан үрнәк булып тора, соңгы елларда хокук яклау органнары арасында Татарстан Эчке эшләр министрлыгы иң ачыгы булып тора”, - дигән фикердә Президент. Хәзерге вакытта Татарстанда милиция класслары булган 50 мәктәп бар, 132 милиция классында 2510 кеше белем ала, 4 лицей тулысынча милициянеке (Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә), узган елны Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабугада Суворов хәрби училищесы ачылган иде, дип, Татарстан Президенты Россия эчке эшләр министрына рәхмәт белдерде һәм яшь кадрлар тәрбияләүдә аларның роле зур булуын басым ясап әйтте.
БДБ илләрендәге коллегаларына һәм ветераннарга Россия Федерациясе министрлары сәламнәрен җиткереп, Р.Нургалиев, кунакчыл Татарстан җирендә очрашу оештырган өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә китергән уртак тырышлык нәтиҗәсендә совет халкының дөньяны “көрән чума”дан арындырганлыгын искәртеп, хәзерге вакытта да куркынычсызлык мәсьәләсе кискен торуын, бергәләп кенә агрессиягә нәтиҗәле каршы торып булуын тарих инде раслады, диде министр. Халыкара терроризм, оешкан төстәге җинаятьчелек тарафыннан БДБ илләренә куркыныч яный, без XXI гасырның яңа чумасына көчләребезне берләштереп каршы торырга тиешбез, диде Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, Казан юридик институты җитәкчесе милиция генерал-майоры Фоат Зиннуров һ.б.
Форум барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев чыгыш ясады. “Корстон”дагы очрашу соңында ветераннар оешмалары җитәкчеләренә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, истәлек медальләре тапшырылды, аннары алар бергәләп фотосурәткә төште.
Аннары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында булып, кадрларны психологик өйрәнү һәм әзерләүнең коррупциягә каршы биш баскычлы моделе белән танышты. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкченең вазифаи эшен башкару кебек кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары һәм югары җитәкче вазифа срокларын билгеләү турында сүз булды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз