Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия вәкиле Хәлил Акынджы Казанда алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләште

2010 елның 20 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Хәлил Акынджы белән очрашты.

Очрашу Казан шәһәрендәге EFES компанияләр төркеме предприятиесе территориясендә узды.

Исегезгә төшерәбез: бүген EFES компанияләр төркеме комплексының яңа мәйданчыгын ачу тантанасы булып узды.

Тантанада чыгыш ясап, Хәлил Акынджы Татарстан Республикасының Россиядә Төркия эре инвестицияләрен юнәлтә торган өченче төбәк булганын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Төркияне нык сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли.

Ачылу тантанасыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең РФндәге вәкиле Хәлил Акынджы белән күзгә күз очрашуы булды.

Яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов һәм Хәлил Акынджы Татарстан һәм Төркиянең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре турында сөйләште.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елның 11нче маенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркиягә барып кайтты.

2010 елның 4нче маенда "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ике төрек компаниясенең яңа производствосын ачу тантанасы узды: "Hayat" холдингына керүче "Kastamonu Entegre" компаниясе һәм "Sisicam" концернының "Trakya Cam Sanayii" компаниясе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International