Татарстан Президенты "Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе"н төзү турында Меморандумга кул куйды

2010 елның 21 мае, җомга
Бүген Томск шәһәрендә узучы "Innovus" XIII инновацион форумында "Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе"н төзү турындагы Меморандумга кул куелды.

Документны имзалау вакыйгасында сигез төбәк катнашты: Новосибирск, Томск, Иркутск, Пермь, Калуга өлкәләре, Красноярс крае, Татарстан Республикасы һәм Мордовия. Документны шулай ук Россия нанотехнологияләр корпорациясе дә имзалады.

Документка РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе ректоры Владимир Мау да кул куйды.

Татарстан Республикасы ягыннан Меморандумны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Ассоциациянең төп максатлары - ассоциация әгъзалары мәнфәгатьләрен кайгырту һәм инновацияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу.

"Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе"н төзү турындагы барлык документлар 2010 елның сентябрендә әзер булыр дип фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International