Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсен авыл хуҗалыгын үстерергә һәм кече бизнес өчен каралган ташламалардан файдаланырга чакырды

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган 2015 нче елда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тоткыннарның качып китүләренә һәм массакүләм тәртипсезлекләргә юл куймаган, шуның белән эшендәге төп бурычны үтәгән. Россия Федерациясенең барлык идарәләре дә 12 ел дәвамында моңа ирешеп килү белән мактана алмый. Иң мөһиме – 2016 нчы елда да бу күренешләргә юл куймау. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

“Республика Президенты, Хөкүмәте тарафыннан идарә эшенә аерым урын бирелә. Татарстан Президенты  учреждениеләрдә үзе булып, үзе катнашында очраклы гына ике зур киңәшмә уздырмады. Былтыр Хөкүмәт дәрәҗәсендә 9 очрашу үткәрелде. Без бу очрашуларның теләгән нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүенә ышанабыз”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков.

Премьер-министр 147 млн сумлык продукция белән тәэминатка килешү төзелгәнен, ә чынлыкта исә 70 млн күләмдә продукция тапшырылганын искәртеп, моның әлегә Президент тарафыннан куелган бурычтан ерак булуын ассызыклады. Хөкүмәт башлыгы утырышта профильле министрлыклар җитәкчелеге дә катнашуын шәрехләп, бу бурычны үтәү 2016 нчы елга күчүен һәм бу мәсьәләдә сорау катгый булачагын кисәтте.

“Без төп нәтиҗәләргә ирештек дияргә була, алар арасында хөкем ителгән затларны түләнә торган эшкә чыгаруны атап узарга була. 2011-2012 нче елларда бу күрсәткеч 25-26 процент тәшкил итсә, 2014-2015 нче елларда ул тотрыклы төстә 40 проценттан гыйбарәт. Әмма безнең потенциал тагы да зуррак дип саныйм. Бу хезмәт, производство күләмнәре генә түгел, әлбәттә, җитди профилактика да. Кешеләр хезмәт күнекмәләре ала, эш урыннарында социализация аша уза. Безне учреждениеләрендә җәзасын үтәүчеләрнең 64 проценты кабаттан хөкем ителгән затлар булуы сөендерә алмый”, - диде Илдар Халиков. Ул хезмәт хакы күләменең, алдагы ел белән чагыштырганда, 20 процентка үсеш кичерүен уңай күренеш дип атады.

Хөкүмәт җитәкчесе матди базаны яхшырту юнәлешендә эшләр башкарылган учреждениеләрне санап узды, производство-хуҗалык эшчәнлегендә үсеш алган оешмаларны мактап телгә алды, тик кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә каралган субсидияләрдән тиешенчә файдаланмауны да билгеләп узды. “Шул максатларга каралган 1,5 млрд сумнан нибары 4 млн сум акча кулланылган. Бу бик аз. Икътисад министрлыгы төрле юнәлешләр буенча очрашырга әзер. Субсидияләр, ташламаларны алыгыз, шуннан башка үсеш алу, көндәшлек итү бик авыр”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков идарә җитәкчелегенә һәм

2016 нчы елда гамәлдә булган программаларны ничек эшкә җигеп булуын җентекләп өйрәнергә киңәш итте.

Премьер-министр җинаять-җәза системасы учреждениеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ия булып, Россия күләмендә бу өлкәдә лидер булуларын ассызыклады. “Бу юнәлештә эш яхшы бара икән, димәк, моны киңәйтергә кирәк. Без беркайчан да Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын безнең проектларга кертми идек, минемчә, алга таба катнаштырырга кирәк. Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ярдәм чараларыннан файдалану зарур”, - дип күрсәтмә бирде Илдар Халиков. Ул 2015 нче елгы күрсәткечләргә тукталып, узган елда Җәзаларны төзәтү идарәсе учреждениеләре тарафыннан 229 млн сумлык продукция җитештерелгәнен шәрехләп үтте. Аның фикеренчә, киләчәктә бу санны арттыру кирәк.

Проблемалы мәсьәләләр дә бар. Узган елда төзәтү учреждениеләрендә кылынган җинаятьләр санының 50 процентка артуы күзәтелә. “Бу күрсәткеч шактый югары. Әлбәттә, безнең өчен бу саннарның хакыйкый булуы мөһим. Бу учреждение җитәкчелегенең дә игътибарын арттыруга ярдәм итәчәк, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул учреждениеләрдә хөкем ителгәннәр арасында үлем очракларының да 19 процентка артуын һәм күпчелеге туберкулездан вафат булуын билгеләп узды. - Сәбәпләрне ачыклау мөһим. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан да бу категория халыкка теләктәшлек булырга тиеш. Аларның хөкем ителгән булуына карамастан, без аларның гомере, сәламәтлеге өчен җавап бирәбез”, - дип таный Хөкүмәт башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International