ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгын Рәфис Борһанов җитәкләде

2010 елның 24 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков министрлык коллективына ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез: ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгын 16 ел дәвамында җитәкләгән Марат Барыев узган атнада Россия Олимпия комитеты башкарма директоры итеп билгеләнде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итүенчә, ТР Президенты Указы нигезендә ведомствоны хәзер Рәфис Борһанов җитәкли.
Моңа кадәр Рәфис Борһанов Казан башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Илдар Халиков ассызыклаганча, Марат Барыевның федераль дәрәҗәгә күчүе Татарстандагы спорт уңышлары, шул исәптән, 2013 ел Универсиадасының Казанда узуы белән бәйле.

Ул Марат Барыевка бүләк итеп көмеш дага тапшырды.

Мәгълүмат өчен:
Рәфис Тимерхан улы Борһанов 1961 елның 17нче августында ТАССРның Мөслим авылында туган.

1983 елда - "инженер-механик" белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1990 елда "икътисадчы" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган

Икътисад фәннәре кандидаты.

"Казанкомпрессормаш" берләшмәсендә, 1996 елдан бирле шәһәр башлыгының беренче урынбасары, 1998-1999 елларда ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары, 1999 елдан алып 2005 елга кадәр Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы булып эшләгән.

2005-2007 елларда - Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары.

2007-2008 елларда - Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

2008 елдан бирле Казан башкарма комитетын җитәкләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International