Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан белән Сербия икътисади хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен барлый
2010 елның 24 мае, дүшәмбе
Россия белән Сербия арасындагы җылы сәяси, дустанә мөнәсәбәтләр әлегә икътисади яссылыкта тулы чагылыш тапмый. Бүгенге этапта төп бурыч – ике ил арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне икътисад өлкәсендә дә җәелдерү. Бу максатка ирешүдә Сербия һәм Россия төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгыту ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган очрашуда Сербиянең хезмәт һәм социаль сәясәт министры Расим Ляйич белдерде. Бу көннәрдә министр җитәкчелегендә Сербиянең эшлекле даирә вәкилләрен берләштергән делегация Татарстанда. Делегация составында шулай ук Сербиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Борис Секулич, Сербия Хуҗалык палатасы президенты Милош Бугарин, Илчелекнең икътисади мәсьәләләр буенча министр-киңәшчесе Марян Божович, Гигиена һәм ит технологияләре институты директоры Лазар Турубатович, Үсемлекчелек институты директоры Милан Здравкович, “Энергопроект холдинг” АҖ директоры Срджан Симович, “Галеника” компаниясенең экспорт буенча директоры Гөлбәхәр Шабович һ.б. бар.
Бүген кунаклар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында республиканың эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Анда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев катнашты.
“Ике ил арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне икътисад өлкәсендә дә үстерергә кирәк. Бу Россия белән Сербия арасындагы товар әйләнеше күләмендә, үзара файдалы хезмәттәшлектә чагылырга тиеш. Өстәвенә, ике ил арасында ирекле сәүдә турында килешү дә гамәлдә”, - ди Сербиянең хезмәт һәм социаль сәясәт министры Расим Ляйич. Аның белдерүенчә, Россия төбәкләре белән ныклы элемтәләр урнаштыру моңа ярдәм итәргә тиеш. Ауропа берлегенә керергә җыенучы бу илнең Хуҗалык палатасы Россиянең кайбер төбәкләренә инде делегацияләр оештырырга өлгергән. Ә менә Татарстан җирендә әле алар тәүге тапкыр. Палата президенты Милош Бугарин белдерүенчә, мондый сәфәрләрнең максаты -Сербия эшмәкәрләренең Россия төбәкләренә килүен арттыру, шул рәвешле, ике ил арасында хезмәттәшлекне җәелдерү. Мондый сәфәрләр оештыру инициативасы белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков чыккан була. Милош Бугарин сүзләренә караганда, бүген Россия белән Сербия арасындагы потенциалны тулы куәтенә файдалану өчен нигез җитәрлек. Өстәвенә, 1 июльдән Россия, Беларусь һәм Казахстан бердәм таможня киңлеге эшләп китәчәк.
“Бу сәфәр вакытындагы очрашулар Россия компанияләренең Сербия икътисадына инвестицияләр салуын арттырырга да ярдәм итәр. Сербиядә әле хосусыйлаштыру процессы тәмамланмаган”,- ди делегация җитәкчесе Расим Ляйич.Министр Россия, шул исәптән Татарстан компанияләрен Сербия компанияләрен хосусыйлаштыруда катнашырга чакырды. Шулай ук Татарстан эшмәкәрләренең әлеге Ауропа иленә сәфәрен оештыру, аның фикеренчә, хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга, уртак предприятиеләр төзергә ярдәм итәчәк. Ул Татарстан җирендәге бу сәфәр башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен дә офыклар ачар, дигән ышаныч белдерде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов Татарстанның Россиянең динамик үсештәге, конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүне өстенлекле бурыч итеп алган төбәкләренең берсе булуына, предприятиеләрдә җитештерү куәтләрен модернизацияләү буенча зур эш алып барылуына басым ясады. Аның белдерүенчә, Сербия белән Татарстан арасында аеруча перспективалаы саналган хезмәттәшлек юнәлешләре берничә. Аларның берсе- Сербия компанияләренең Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләрен төзүдә, реконструкцияләүдә катнашуы. “Безнең өчен Сербиядәге терлекчелекне, кошчылыкны үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча яңа технологияләр кызыклы”, -ди ул. Шулай ук “Татхимфармпрепаратлар” җәмгыяте производствосын модернизацияләүгә Сербия компанияләрен җәлеп итү, Татарстанда җитешетерелгән нефтехимия продукциясен Сербия базарына чыгару, туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек тә (Универсиадага әзерлекне дә исәпкә алып) бик кызыклы булачак. “Бу нигезгә алынган хезмәттәшлек юнәлешләре генә. Сербия делегациясенең ике көнлек сәфәре вакытында алар тагын башка юнәлешләр белән баетылачагына ышанам”, - ди Олег Власов.
Очрашу соңында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Сербиянең Хуҗалык палатасы арасында хезмәттәшлек турындагы документ имзаланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз