Совет әгъзалары арасында республиканың әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре: “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингы генераль директоры Валерий Сорокин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, “Казаноргсинтез” ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, “Түбән Кама Шин” ААҖ генераль директоры Радик Ильясов, “Нәфис-Косметикс” ААҖ генераль директоры Дмитрий Хәйбуллин, “Татнефтепродукт” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сабиров, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Ак Барс банкы”ның идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, “Идея Капитал” идарәче компаниясе” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов, Газпромбанкның Казандагы филиалы идарәчесе Борис Павлов бар.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.