Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның бүгенге казанышларының үткәндә салынган ныклы нигезе бар”
2010 елның 27 мае, пәнҗешәмбе
Моннан нәкъ 90 ел элек, 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителә. Шул рәвешле, Россия, Татарстан тарихында яңа этап башлана. Татарстанда бу юбилейга зур әзерлек эшләре алып барылды. Бу көннәрдә республика шәһәр-районында ТАССР төзелүгә 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Аларның кульминациясе ТР Дәүләт Советының бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы булды. Бәйрәм тантанасының мөхтәрәм кунаклары арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Гомәр Усманов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советының ТР сайланган әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 1920 елда ТАССР төзелүне татар дәүләтчелеге тарихында яңа сәхифә буларак билгеләп үтте. Шул рәвешле, Россиядә иң күп санлы халыкларының берсе булган татарның исеме республика исеменә әйләнгән. “Татар теленең статусын үзгәртү, яңа милли кадрлар тәрбияләү максатыннан мөһим чаралар күрелгән. Республика төзелү хуҗалык төзелешендә дә радикаль үзгәрешләргә китергән”, -дип ассызыклады Президент.
Безнең авыл хуҗалыгында матди-техник база нәкъ шул чорда формалаша. Милли мәдәнияткә дә игътибар арта, белемгә омтылыш көчәя. Мәдәни-агарту учреждениеләре челтәре төзелә. Сугыштан соңгы чор исә Татарстан тарихына нефть ятмаларын үзләштерү чоры буларак кереп калган. Бу республика икътисады үсеше өчен яңа старт була. Инде дистәләгән еллар дәвамында нефть һәм нефть химиясе Татарстан икътисадының үзәге. Зур казанышлар эстафетасын соңрак “КАМАЗ” автогиганты, Түбән Кама ГЭС ы төзелешләре ала. “Узган гасырның 80 нче елларында Татарстанның җитештерү, фәнни, интеллект потенциалының югары дәрәҗәгә җитүе, республиканың инде автономия кысаларында гына яши алмавын дәлилләде”, - ди Президент. Аның белдерүенчә, ил җитәкчелегенең ул чакта сыгылмалы сәясәте, ачык дискуссияләр булмау, Татарстанның статусын күтәрү, аның федераль хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрдә хокукларын киңәйтү мәсьәләсен карауны тоткарлап килә. “Кызганыч, мәдәни казанышлар милли сәясәт, чаралар белән ныгытылмады. Милли мәгарифне кысу өчен махсус сәбәпләр уйлап табылды. Бу, үз чиратында, җәмәгатьчелектә борчылу тудырды”, -дип Президент бу катлаулы елларны тагын бер кат хәтердә яңартты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, тарих ул вакытта ук кеше кыйммәтләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алмаганда, икътисад үсешнең кирегә китүен һәм кризиска китерүен тагын бер кат исбатлаган.
1990 елда имзаланган Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы декларация республика үсешен тоткарлаган төп проблемаларны чишүгә юнәлтелгән. Татарстанда иҗтимагый тормышның җанлануы чорында 1992 елда республиканың яңа Конституциясе дә кабул ителә. Президент аны республиканың реаль эшләүче беренче төп законы дип билгеләп үтте. 1990 еллар федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәгә күтәрелүе ягыннан да әһәмияткә ия. Ике арада имзаланган Вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы шартнамә бу мөнәсәбәтләрнең төп этапларын һәм хокукый нигезләрен эченә алды. Президент белдергәнчә кайбер кыенлыкларга карамастан, бүген Татарстан барлык мәсьәләләрне диалог һәм хокукка нигезләнеп хәл итә. Аның ассызыклавынча, бүген Татарстан дәүләтчелеге үсешендә төп формула – җаваплылык һәм мөстәкыйльлек. Бу республиканың киң вәкаләтләре өстенлеген һәм аның федерация составында булудан алган файдасын берләштерергә ярдәм итә.
“Бүгенге Татарстан – ТАССР ның законлы дәвамчысы, һәм ул Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә милләтара, конфиссияара дуслык, аңлашу төрле төбәкләр һәм илләр өчен үрнәк. Татарстанлылар бүген икътисадтагы казанышлар, мәдәнияттагы уңышлар, спорттагы җиңүләр белән горурлана ала. Бу казанышларның барысының да үткәндә салынган ныклы нигезе бар. ТАССР тарихы, нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәләре”, ди Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, туган Татарстаныбыз тормышында мөһим вакыйгаларга бай булган соңгы 90 ел киләчәктә башкарасы эшләрнең нигезе.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз