Быел ТРда җәй балаларның ялын оештыру, савыктыруга 1 млрд. 31 млн. сум каралган

2010 елның 1 июне, сишәмбе
Быел республикада 190 меңнән артык бала һәм үсмер җәйге каникулларын ял һәм савыктыру, хезмәт лагерьларында уздырачак. Бүген, каникулларның беренче көнендә, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта бу мәсьәлә очрашуның төп темасы иде. Татарстанда балалар һәм үсмерләрнең ялын оештыру хакында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры уранбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Билгеле булганча, балаларның җәйге ялын финанслау системасы быел үзгәрешләр кичерде. 2010 елдан башлап аны финанслауда Федераль социаль иминият фонды катнашмый. Рафис Борһанов белдергәнчә, хәзер балаларның ялын оештыруга барлык дәрәҗә бюджетлар җәлеп ителә. Шулай да иң зур нагрузка республика казнасына төшәчәк. Быел бу максатларга барлыгы 1 млрд. 31 млн. сум финанслар каралган булса, шуның 763,5 млн. сумын республика казнасы күтәрәчәк, 107 млн. сумны предприятие-оешмалар бирәчәк, 56 млн. сумга якын федераль бюджеттан алыначак. Рафис Борһанов ассызыклавынча, финансларның төп өлеше балаларның ялын оештыру өчен төп җаваплылык үзәге булган муниципаль районнар һәм шәһәр округларына юллана.

Лагерьларга юлламаларны алуның да яңа тәртибе кертелгән. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары өчен лагерьларга юллама бәясенең 85 проценты республика казнасы акчаларына каплана, 15 процентын гына ата-ана түләячәк. Бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләрнең балаларын юллама белән тәэмин иткәндә, ата-ана шулай ук аның бәясенең 15 процентын гына үзе түли. Калган 85 процент өлеш бюджет, предприятие-оешмалар арасында бүленә.

Аз тәэмин ителгән яки катлаулы тормыш хәлендә калган гаилә балалары өчен исә юлламалар бушлай бирелә. Бу чыгымнар тулысынча бюджеттан каплана. Наталья Бутаева сүзләренә караганда, узган ел социаль яклау линиясе буенча балаларга лагерьларга 3200 юллама бирелсә, быел юлламалар саны 7710 га җиткерелгән. “Федераль казна бу категория балаларның ялын оештыруга быел финанслауны 10 тапкырга арттырды. Татарстанга бу максатларга 55 млн. сум бүленде”, -ди хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.

Мәктәп яны лагерьлары 2-3 сменада, шәһәр яны ял һәм савыктыру лагерьлары 3-4 сменада эшләячәк. Мәктәп яны, стационар һәм профильле лагерьларда бер смена 18 көнгә, балалар савыктыру учреждениеләрендә 24 көнгә исәпләнгән.

Шәһәр яны, мәктәп яны лагерьларыннан тыш, бу җәйдә дә Татарстан балалары Кара диңгез ярларындагы – Кырым һәм Краснодар краендагы лагерьларда ял итәчәк. Аларны бирегә махсус поездлар илтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International