Рөстәм Миңнеханов Ростов-Дон шәһәрендә эш сәфәрендә

2010 елның 1 июне, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-Дон шәһәрендә эш сәфәрендә. Биредә бу көннәрдә Россия-Европа Берлегенең 25нче юбилей саммиты уза. Саммитта “Модернизация өчен партнерлык” дигән инициативага старт бирелде. Россияне бу халыкара чарада РФ Президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итә.

Эшлекле утырышларда Россия белән Европа берлеге хезмәттәшлегенең төрле аспектлары, халыкара һәм төбәкләр дәрәҗәсендәге актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, глобаль һәм Ауропа иминлеге мәсьәләләре, Иранның атом-төш программасы, Якын Көнчыгыш проблемасын җайга салу юллары каралган.Саммит йомгаклары буенча, РФ Хөкүмәте белән Европа Берлеге арасында Яшерен мәгълүматны саклау турында килешү имзаланган.

Кичен Ростов-Дон ипподромында РФ Президенты призына ат чабышлары узачак.

Мәгълүмат өчен:

Ат чабышларындагы РФ Президенты бүләге 2004 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте ярдәме белән барлыкка килгән.

2004, 2006 һәм 2009 елларда РФ Президенты бүләгенә ат чабышлары - Мәскәүдә, 2005 елда - Казанда, 2007 елда - Ростов-Дон шәһәрендә, 2008 елда - Пятигорск каласында, 2009 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде.

Исегезгә төшерәбез: 2005 елда чабышларда Ламборн атаматлы айгыр җиңде. 2009 елда Татарстан данын Саншайн Лемон айгыры яклады. Ул икенче урын яулады.

2010 елда Татарстан Республикасын Арт Мастер тәкъдим итә (2005 елда Ирландиядә туган, хуҗасы - ТР ЭЭМның "Динамо" клубы).

Яңа кагыйдәләр буенча бер хуҗадан яисә федерациянең бер субъектыннан бер генә ат катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International