Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча совет утырышында катнашты
2010 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча советның бүген Тверьда узган утырышында катнашты. Утырыш РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узды.
Совет әгъзалары мәгълүмат-коммуникация технологияләрен социаль өлкәдә куллану хакында фикерләште, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Дмитрий Медведев белдерүенчә, бүген мәгълүмат технологияләрен бу өлкәләрдә гамәли кулланылышка төп игътибар бирү кирәк. Ил халкын электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итү, киртәләрсез виртуаль киңлек төзү зарур, ди ул. Ил башлыгы фикеренчә, мәгълүмат технологияләре дәүләт хезмәтләрен сизелерлек яхшыртырга тиеш. Медведев бүген мәктәпләрне заманча персональ компьютерлар белән тәэмин итүне, барлык белем учакларының Интернет челтәренә тоташтырылуын аерым ассызыклады. Россия бу күрсәткеч буенча үсеш алган илләр дәрәҗәсенә якынайган. Шулай да әле, Президент фикеренчә, ил төбәкләре арасында бу өлкәдә сизелерлек аермалар бар. Мәгариф системасына инфокоммуникция технологияләрен кертү акрын бара.
Шул ук вакытта Дмитрий Медведев мәктәпләрдә укытучыларны компьютер гыйлеменә өйрәтүне югары бәяләде. Ул шулай ук әлегә бары илнең эре шәһәрләрендә “электрон көндәлек” нең кулланылуына игътибар юнәлтте. Мәгариф системасына ерактан торып белем бирүне (дистацион) кертү тәмамланмаган, сәламәтлекләре буенча мәктәпкә йөри алмаган балаларга белем бирү өчен моны тизрәк эшләргә кирәк.
Россия Президенты төбәк вәкилләренә бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен һәм федерация субъектларындагы хәлләр турында белдерергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы соравына җавап биреп, республикада барлык мәктәпләр дә компьютер класслары һәм Интернет белән тәэмин ителгән, дип белдерде. Сизелерлек нәтиҗә алмадык, мәгълүмат технологияләрен тирәнрәк кертергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада 450 мең укучы һәм укытучы бар, һәрберсен шәхси электрон адрес белән тәэмин итү карары кабул ителде. Аннары Рөстәм Миңнеханов, бүген бөтен укучының да компьютеры бар, ә укытучыларныкы юк дип билгеләп үтте. Шуңа күрә Татарстанда 2 ел дәвамында барлык укытучыларны да ноутбук белән тәэмин итү турында карар кабул ителде. Бу укучылар һәм укытучылар аралашу өчен бердәм мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 2010 елда Татарстанда 13 мең укытучы ноутбук алачак.
Дмитрий Медведев Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде, “әйе, мин бүген укытучылар компьютердан курыкмый башлады дип билгеләп үттем инде”, - диде ул. Россия Президенты сүзләренчә, һәр төбәк укытучыларны компьютерны оста файдалана белүгә өйрәтү, ИТ-технологияләр белән таныштыру һәм бу яңалыкларны куллана белү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләргә тиеш.
Татарстанда укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итеп дөрес эшлиләр. Чөнки укытучылар өчен ПК өйрәнү һәм файдалану өчен шартлар тудырмыйча, алардан бу өлкәдә белем таләп итеп булмый, диде Дмитрий Медведев.
Аннары Россия Президенты каршындагы мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча совет әгъзалары сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсенә мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кертү турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентның матбугат хезмәте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз