Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.
Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау өчен, шулай ук чәчүлек һәм нәсел фонды өчен хәзерге заман Россия җитештерү технологияләрен булдырырга кирәк.
«Азык-төлек иминлеге дигәндә азык-төлек белән үзебезне үзебез тәэмин итүнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү генә түгел, азык-төлек продуктларының халык өчен физик, шулай ук икътисадый яктан мөмкин булуын да аңларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең эшебезнең төп юнәлешләре азык-төлек продукциясен җитештерүне арттыру, халыкның азык-төлекне куллану дәрәҗәсен күтәрү, җитештерелә һәм кулланыла торган ризыкларның сыйфатын яхшырту, шулай ук бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру булырга тиеш».
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республикада үткән ел йомгаклары буенча җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе хакы 214 млрд. сум тәшкил иткән, ҖРПта өстәлгән җыелма бәя өлеше 7,8%, АСКна инвестицияләр күләмнәре дә арткан. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге җыеп алу буенча – икенче урында бара, терлек һәм кош ите җитештерү буенча беренче унлыкка керә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика азык-төлек бәйсезлеге буенча Россия Федерациясе Азык-төлек иминлеге доктринасында расланган күрсәткечләргә ирешкән. Яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары буенча гына искәрмә бар. Шуның белән бергә, Татарстан – сыер итенең дүрттән бер өлешен, 93 % балык продуктларын һәм 37% сөт һәм сөт продуктларын читтән кертә. «Күрше регионнардан республикага безнең чималдан җитештерелгән азык-төлек товарлары 70 млрд. сум күләмендә кертелә», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.
Читтән кертелгән орлыкларга һәм генетик материалга бәйле булу җитди проблема булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Россия бу базарда абсолют импортер диярлек: орлыклар импорты һәм экспорты чагыштырмасы – 97:3.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада шәхси хуҗалыклардагы терлекләр саны кими бара. Әгәр федераль дәрәҗәдә кече хуҗалыкларга ярдәм буенча катгый карарлар кабул ителмәсә, якындагы елларда бу төр хуҗалыклардан без тулысынча мәхрүм калачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Кооперацияләрне үстерүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм эшкәртү кыенга туры килә. Шул продуктларны кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативларны үстерү соңгы продукция җитештерүчеләр өлешен арттырачак», – дип саный Татарстан Президенты.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «реаль керемнәр кимү аркасында куллану дәрәҗәсе 8 процентка кимеде, шул ук вакытта товар чегы хакы сакланып калды. Димәк куллану дәрәҗәсе түбән бәяләр төркеменә күчә, – диде Татарстан Президенты. – Азык-төлек ярминкәләре уздыру белән бергә, азык-төлекнең икътисадый яктан һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү өчен яңа формалар табарга, башка төбәкләр тәҗрибәсен активрак өйрәнергә кирәк».
«Моннан тыш, бүген хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә бар. Бу муниципаль берәмлекләрдә бәяләрнең төрле булуы. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Мөгаен, башкарма хакимият органнарының бу өлкәдә җаваплы оештыру структурасын оптимальләштерү мәсьәләсе өлгергәндер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, фальсификацияләнгән сөт продукциясенең артуына бәйле мәсьәләгә дә аерым игътибар кирәк.