«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында авыр нефтьне эшкәртү буенча иң энергия нәтиҗәлелекле проект тәкъдим ителде

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында авыр нефтьне эшкәртү өчен инновацион җайланма эшләү инвестицион проекты тәкъдим ителде.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.  

Әлеге проектны "Сколково" инновацион үзәге резиденты "Бета-технологияләр" ҖЧҖ эшләгән. Компаниянең генераль директоры урынбасары Игорь Трушников сүзләренчә, тәкъдим ителгән технология авыр нефтьне иң нәтиҗәле эшкәртү мөмкинлеген бирә. Докладчы билгеләп узганча, проект авыр нефтьне эшкәрткән вакытта энергетика һәм эксплуатация чыгымнарын берничә тапкыр киметү, шулай ук нефть эшкәртү тирәнлеген 99 процентка кадәр арттыру мөмкинлеге бирә. Технологияләр инновацион санала.

"Бу энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә алгарыш", - диде Трушников. Әлеге нефть эшкәртү технологиясендә энергия нәтиҗәлелеге күрсәткечләре булганнарыннан иң югарысы санала, ә инвестицион һәм эксплуатация чыгымнары - иң түбәне. Исәпләр инде эшләнгән эксперименталь җайланмаларда үткәрелгән сынаулар нәтиҗәсенә нигезләнгән.

Хәзер компания, проектны тормышка ашыру өчен, стратегик инвестор эзләү белән мәшгуль. Трушников сүзләренчә, проектның икенче этабын тормышка ашыру - демонстрация җайланмасын төзүгә 80 млн сум акча кирәк. Ә өченче этап 1,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр таләп итә. "Татнефть" стратегик инвестор була алыр иде, дип саный Трушников.

Татарстан Президенты фикеренчә, җайланманы битум нефтен эшкәртү өчен файдаланып булган очракта, әлеге проект Татарстан нефтьчеләрен кызыксындырырга мөмкин.

"Бета-технологияләр" генераль директоры Леонид Цой сүзләренчә, моңа ирешергә була һәм бу юнәлештә эшләр алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Магановка әлеге мәсьәләне өйрәнергә һәм эшләп бетерергә йөкләмә бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International