Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: “Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур ярышлар үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”
2010 елның 22 июле, пәнҗешәмбе
Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур Халыкара спорт ярышлары үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физкультура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча РФ Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы эшче төркеменең 9 нчы утырышы кысаларында әнә шулай дип белдерде.
Утырыш Казанның “Ривьера” кунакханәсе конференцияләр залында узды. Аны Россия Федераль иминлек хезмәте федераль хезмәте җитәкчесе, Сочи-2014, Казан-2013 оператив штабы җитәкчесе Олег Сыромолотов үткәрде.
Киңәшмә барышында 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды, Россия һәм Татарстанның бу эшкә җәлеп ителгән министрлык һәм ведомстволарының җаваплылык өлкәсе билгеләнде.
Эшче төркем әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты Казанда 2013 елгы Универсиада объектларының бер өлеше файдалануга тапшырылуын, аларның барысы да эшләвен искәртте. 2010 ел ахырына кадәр тагын 9 спорт корылмасы куллануга тапшырылачак.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, 2012 елга бары тик бер объект – 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы гына калачак.
Республика башлыгы искәртеп узганча, Казанда шулай ук 2013 елгы Универсиадага транспорт инфраструктурасы төзү буенча да җитди эш алып барыла.
Татарстан Президенты эшче төркем әгъзаларына 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуны Универсиаданың Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге оештыру комитетының чираттагы утырышына чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз