Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “ТР Даниянең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра”
2010 елның 22 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанны Даниянең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Яклар уртак проектларны төрле юнәлешләрдә алып барырга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Хальдор Топсе” компаниясе башкаручы директоры Нильс Кегель Соренсен белән узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы искәртеп узганча, республика икътисадының алга таба үсеше нефть химиясе һәм нефть эшкәртүне үстерүгә бәйле. Бүген Татарстанда “ТАИФ”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ кебек эре сәнәгать предприятиеләрен модернизацияләү алып барыла. Шул ук вакытта яңа производстволар төзелә. Президент билгеләп узганча, республикада шин җитештерү күләмнәре дә үсә. Әлеге продукцияне төп кулланучы эре предприятиеләрнең берсе –“КАМАЗ” ААҖ.
Бу факторларның барысы да яңа производстаолар төзү һәм үстерү өчен ышанычлы партнерлар эзләүгә этәрә. Бүген Татарстан Түбән Камада гамәлгә ашырылучы “ТАНЕКО”, Менделеевскидагы “Аммоний” проектлары буенча “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек итә. “Бүген “Хальдор Топсе” белән Татарстан вузлары арасында тәҗрибә алмашу, укыту, уртак эшчәнлекне оештыру юнәлешләрендә хезмәттәшлек таләп ителә”, -ди Рөстәм Миңнеханов.
Нильс Соренсен, үз чиратында, Дания компаниясенең Татарстан белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә кызыксынуын белдерде. Башкаручы директор компания эшчәнлеген кыскача гына презентацияләп узды. “Хальдор Топсе”га 1940 елда нигез салына. Узган ел компаниянең еллык әйләнеше 750 млн. евро тәшкил иткән. Бүген аның офислары Даниядән тыш, АКШ, Һиндстан, Россия һ.б. илләрдә урнашкан. Компания ел саен еллык әйләнешенең 10 процент өлешен тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә инвестицияләр рәвешендә сала. Аның җиһазлары һәм технологияләренең төп заказчылары - минераль ашламалар, химия һәм нефть химиясе продукциясе җитештерүче предприятиеләр, нефть эшкәртү, экология, энергетика өлкәсендә эшләүче компанияләр. Россиядә компания 10 елга якын эшли.
Бүгенге очрашуда катнашкан “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Хальдор Топсе” җитәкчелеген Россиядә, аерым алганда, Казанда, катализаторлар җитештерү мөмкинлеген карарга чакырды. Аның фикеренчә, Татарстан башкаласында моның өчен барлык шартлар бар.
ТР Президенты компания җитәкчелегенә республикага сәфәре өчен рәхмәт белдереп, алга таба хезмәттәшлек һәм уртак проектлар төзү мөмкинлекләрен карау өчен эшче төркем төзү тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов бу сәфәр ике як өчен файдалы проектларны уңышлы гамәлгә ашырырга этәргеч бирер, дигән ышанычта калды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз