Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанда

2010 елның 2 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанга китте. Ашхабадның Төркмәнбашы исемендәге Халыкара аэропортында Казан рейсын Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстанның рәсми затлары каршы алды. Аэропорт бинасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстанның дәүләт флаглары белән бизәлгән иде.

Шунда ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов арасында кыска сөйләшү булды. Төркмәнстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны җылы сәламләде һәм аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына билгеләнүе белән котлады. Ул шулай ук Россия һәм Төркмәнстан, Татарстан һәм Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Г.Бердымөхәммәдов сүзләренә караганда, әлеге визит Төркмәнстан һәм Татарстанның ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытачак.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүгенге көндә Төркмәнстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең төрле өлкәләрдә киңәюен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Төркмәнстан башлыгының Татарстан Республикасына 2008 елдагы визитыннан соң мөнәсәбәтләрдә зур алга китеш күзәтелгән.

Соңыннан киңәйтелгән составтагы Төркмәнстан һәм Татарстан вәкилләре очрашуы булды.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров, Татарстан Республикасының Төркмәнстандагы вәкаләтле вәкиле Камил Галиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы генераль директоры Сергей Ильин һәм башкалар бар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International