Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы вәзгыть турында сөйләделәр

2016 елның 9 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы вәзгыть турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Николай Титов билгеләп үткәнчә, республика икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларында оператив мониторинг күрсәткечләренә караганда, хәзерге вакытта 405 мең тонна иген, шул исәптән – 138 мең тонна азык-төлек игене бар.

Быел социаль төр икмәк пешерү өчен беренче сорт онны субсидияләү дәвам итә. Нотыкчы сүзләренчә, субсидияләр сыйфатында 40 млн. сум каралган, аны социаль икмәк пешерүче 70 тән артык пекарня предприятиесе алачак.

Н. Титов хәбәр иткәнчә, быел беренче ике айда 9,3 мең тонна ит һәм  субпродуктлар җитештерелгән, кош ите һәм субпродуктлары – 23,5 мең тонна.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, икътисадый кризис шартларында күпчелек гражданнар өчен кош ите куллану кулайрак. Бәяләре дә былтыргы дәрәҗәдә калган.

Көн саен республиканың сөт эшкәртү предприятиеләренә 2,8 мең тоннага якын сөт китерелә һәм 200дән артык исемдә сөт продукциясе җитештерелә. Николай Титов ассызыклаганча, бүген сөтнең сатып алу бәясе Татарстан Республикасы буенча 21,30 сум/кг тәшкил итә, бу өстәлгән бәяләрдән тыш, былтыргыга карганда 1 сумга артык. 

Шул ук вакыттта республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч – 1 кг өчен 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында 15 сумнан да ким.

Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм бу мәсьәләне хәл итү буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә кушты.   

Н. Титов билгеләп үткәнчә, бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшелчә  җитештерүне арттыру өчен орлыкларны бушлай бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелә. 2015 елда бу максатларга 2 млн. сум бүленгән, быел – 6 млн. 1350 кг чөгендер орлыгына, 560 кг кишер орлыгына, 25 тонна суган орлыгына һәм  160 мең данә кәбестә үсентесенә заявкалар бирелгән инде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International