Беларусь Татарстан белән тауар әйләнешенең артуына исәп тота
2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
Беларусь Татарстан белән тауар әйләнешенең артуына исәп тота. Бүген Беларусь Премьер-министры Сергей Сидорскийның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында сүз әнә шул хакта барды.
“Белта” агентлыгы хәбәр иткәнчә, очрашу башында Сергей Сидорский Россиядәге янгыннар нәтиҗәсендә кешеләр үлүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде. “Без Беларусь Республикасында Россия Федерациясе төбәкләрендә чыккан янгыннар нәтиҗәсендә кешеләрнең үлүенә бик борчылабыз. Шәхсән үз исемемнән һәм Хөкүмәт әгъзалары исеменнән табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләрнең барысының да тирән кайгысын уртаклашам”, - диде ул.
2010 елның гыйнвар-июнь айларында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә әйләнеше 415,4 миллион доллар тәшкил итте һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9,3 процентка артты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.