Рөстәм Миңнеханов: “Киләчәк – композицион полимерларда”

2010 елның 23 августы, дүшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.

Утырышны ачып, республика башлыгы үткән шимбәдә “Татнефть” ААҖндә узган һөнәри осталык конкурсында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп, Рөстәм Миңнеханов республиканың башка компанияләрендә дә шундый ярышлар үткәрергә киңәш итте.

Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин поимер композицион материаллар җитештерүнең перспективалары хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда эшләп чыгарылучы полимерларны үзебездә эшкәртүне 30 процентка җиткерү бик катлаулы бурыч. Эш шунда, бүгенге көндә сәнәгать һәм төзелеш индустриясе композитларга зур ихтыяҗ кичерә. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә этилен комплексын төзү, “ТАНЕКО”да хуш исле углеводородлар производствосы булдыруга бәйле планнар, малеин ангидрид җитештерү проекты, “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Татнефть” тарафыннан төзелгән пыяла сүс заводы Татарстанда әлеге юнәлешне үстерүнең алшартлары булып тора.

Рөстәм Миңнеханов әлеге теманың актуальлеген, бүгенге көндә авиа- һәм автомобиль төзелеше, шула исәптән “КАМАЗ”, “Соллерс”, Казан авиация җитештерү берләшмәсе һәм башка тармакларның заманча материалларга зур ихтыяҗ кичерүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу юнәлеш буенча кече бизнесны үстерүне үз эченә алган аерым программа әзерләргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча республиканың әйдәп баручы компанияләре вәкилләреннән торган эшче төркем төзергә күрсәтмә бирде.

“Нәтиҗәле җылылык системалары” ҖЧҖ (Мәскәү) генераль директоры Владимир Ким җылылык энергиясенең альтернатив чыганаклары буларак “НТГ” насос-җылылык генераторлары хакында сөйләде. Мондый җиһаз төрле биналарны автоном җылылык белән тәэмин итү өчен кулланыла һәм ул энергия ресурсларын саклау эшчәнлеге кысаларында кызыксыну уятырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов бу теманы бик перспективалы дип атады һәм алдагы 5 елда аның игътибар үзәгендә булачагын әйтте.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов “Россия Федерациясе субъектларының табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре катнашында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануда дәүләт идарәсе системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе”нә әзерлек хакында сөйләде. Киңәшмә 28-29 сентябрь көннәрендә Казанда узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев катнашыр дип көтелә. Республика башлыгы әлеге киңәшмәгә “Татнефть”, “Түбән Кама Шин”, “КАМАЗ” һәм торак-коммуналь тармактан чыгышлар әзерләргә күрсәтмә бирде.

Директорлар советы утырышында шулай ук “ТАНЕКО”ны кадрлар белән тәэмин итү хакындагы мәсьәлә каралды. “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһмановның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта иң мөһиме – яңа производствоны югары квалификацияле кадрлар белән комплектлаштыру. “Түбән Кама Нефтехим”, “ТАИФ-НК”, “Түбән Кама Шин” һәм башка нефть химиясе предприятиеләре “ТАНЕКО”га кадрлар белән ярдәм иткән инде. Рөстәм Миңнеханов әлеге компания җитәкчеләренә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен уңышлы башкару өчен үзләренең тәҗрибәле белгечләрен остазлар сыйфатында “ТАНЕКО”га командировкага җибәрергә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International