Рөстәм Миңнеханов Казакъстанга эшлекле сәфәр кыла

2010 елның 25 августы, чәршәмбе
Бүген Астанада узган очрашуда Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Казакъстанга килде.

Нурсолтан Назарбаев ассызыклап үткәнчә, Казакъстанның Россия Федерациясенең эре төбәкләреннән берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлеге дуслык һәм ышанычка нигезләнгән һәм ирешелгән темпларны югалтмыйча уңышлы үсүен дәвам итәчәк.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, машина төзелеше, нефть һәм нефть химиясе тармаклары, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр партнерлыкның өстенлекле юнәлешләре санала. Инновацияләр өлкәсендәге хезмәттәшлек тә мөһим юнәлешләрнең берсе. Яклар тарафыннан юл төзелеше һәм нефть химиясе өлкәләрендә уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.

Казакъстанга эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казакъстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Дамир Исмәгыйлев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар, Казакъстан ягыннан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, “КазАгро” дәүләт холдингы җитәкчеләре катнашты.

Яклар “КАМАЗ” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ белән уртак проектлар буенча хезмәттәшлекнең алдагы перспективалары һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышты. Очрашу барышында Казакъстаннан Татарстан Республикасына фураж ашлыгы кертүгә бәйле мәсьәләләргә төп басым ясалды.

Рөстәм Миңнехакнов хәбәр иткәнчә, җәйге аномаль корылыкка бәйле рәвештә республика фураж ашлыгына ихтыяҗ кичерә. Ирешелгән килешү нигезендә, якын көннәрдә Казакъстанга Татарстан ихтыяҗлары өчен фураж ашлыгының бәясе һәм аны сатып алу күләмнәренә бәйле мәсьәләләр буенча тагын да җентекле сөйләшүләр алып бару өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International