Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”ның берничә төп объектында булды

2010 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе
Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының сафка кертелә торган беренче комплексын төзү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта алар 96 процентка әзер. Планлаштырылган 3545 миллион сум акчаның 3388 миллион сумы үзләштерелгән инде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш темплары белән танышты.

Республика башлыгы эш сәфәре барышында 1А1 этабындагы 6 төп объектта булды.

ТР Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар газ бүлү пунктында газ белән тәэмин итүдә тышкы челтәрләр төзелешенең барышы белән танышты, висбрекинг җайланмасын, нафтаны тотрыклыландыру блогын карады.

Рөстәм Миңнеханов комплексның тышкы тимер юл инфраструктурасы объектларына аерым игътибар бирде. “ТАНЕКО”дагы тимер юлларның гомуми озынлыгы 26 чакрымнан артып китә, хәзер аларда көйләү эшләре алып барыла, әйләнә-тирә территорияләр тәртипкә китерелә. Татарстан Президенты иң ахырдан нефтьне кабул итү-тапшыру пунктында булды. Аның составына елына 7 миллион тонна нефть продукты кабул итәргә әзер булган 23 ярдәмче объект керә. Әлеге объектта да төзелеш эшләре ахырына якынлаша.

“ТАНЕКО”ның сафка бастырыла торган объектлары белән танышып чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов республика төзелеш штабы үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

“ТАНЕКО” генераль директоры Хәмзә Баһманов штаб утырышында катнашучылар алдында “гасыр төзелешедәге” эшләрнең башкарылу темпы турында доклад белән чыгыш ясады. Түбән Кама төзелеше – Россиядә сафка бастырыла торган иң мөһим сәнәгать объектларының берсе. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының сафка кертелә торган беренче комплексын эшләтеп җибәрергә нибары 38 көн вакыт калып бара. Билгеләнгән вакытка сыешу өчен, “гасыр төзелешенә” Татарстан һәм күрше төбәкләрдән белгечләр җәлеп ителгән. Шуңа да карамастан, кадрларга бәйле мәсьәлә әлегә ачык кала. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенә җәлеп ителгән подряд оешмаларына монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, электрчылар һәм башка һөнәр ияләре кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International