Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Венесуэланың хезмәттәшлек итү кыры гаять зур”
2010 елның 7 сентябре, сишәмбе
Татарстан һәм Венесуэлага ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Венесуэла делегациясе Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Кичә кунаклар Чаллы һәм Зәйдә булды, бүген исә Казанның сәнәгый потенциалы белән танышты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Венесуэла һәм Татарстанның нефть чыгару төбәкләре булуын ассызыклады. “Бездә бу өлкәдә гаять зур тәҗрибә тупланган. Безнең “Татнефть” компаниясе моннан берничә көн элек 60 еллыгын билгеләп үтте”, - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Венесуэлага вертолетлар да сата. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан вертолет заводы Венесуэлага 40 тан артык вертолет җибәргән, әлеге илнең 200 дән артык пилоты заводта белемен арттырган.
“Әгәр сез “КАМАЗ”га игътибар юнәлтсәгез, бу да безнең өчен кызыклы булыр иде. Без биредә җитештерелгән автомобильләр көндәшлеккә сәләтле, дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты шулай ук Венесуэлага Татарстаннан газ суырту җиһазлары, Яшел Үзән судно төзү заводы, энергетика предприятиеләре, компрессор заводы, “Алнас” предприятиесе продукциясен сатып алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
“Иң мөһиме, Венесуэла капиталы катнашында, сезнең чимал – кофе һәм какаоны кулланып уртак предприятиеләр булдырырга кирәк”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Венесуэла ягына мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективаларына аерым игътибар юнәлтергә чакырды. Татарстан Президентының сүзләренә караганда, Латин Америкасы иле студентлары Казан вузларында укый алыр иде.
“Татарстан һәм Венесуэланың хезмәттәшлек итү кыры гаять зур”, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Уго Хосе Гарсия Эрнандес җылы кабул иткәне өчен Татарстан башлыгына рәхмәт белдерде. “Иртәгә без Мәскәүгә зур канәгатьлек хисе белән китәчәкбез, чөнки республикагыз бездә зур тәэсир калдырды”, - дип белдерде Венесуэла илчесе. Уго Хосе Гарсия Эрнандес фикеренчә, аны Татарстанда ислам һәм православиеның дус-тату яшәве гаҗәпкә калдырган.
“Без ике яклы мөнәсәбәтләрне икътисад өлкәсендә карау белән генә чикләнергә тиеш түгел, - дип ассызыклады Уго Хосе Гарсия Эрнандес. – Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек тә бик мөһим”. Илче әфәнде билгеләп үткәнчә, Россия Венесуэла стдуентлары өчен 50 стипендия бүлеп биргән һәм аларның Татарстан вузларында белем алу мөмкинлеген карарга кирәк.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Венесуэла арасындагы элемтәләрне алга таба җайга салу өчен күрсәтмәләр бирергә вәгъдә итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз