Кризис вакытында Татарстан федераль Хөкүмәт ярдәмендә тискәре нәтиҗәләрне киметүгә иреште һәм 2010 елда икътисадның хәле яхшырды. Тулаем төбәк продукты үсеше - 6,2, сәнәгый җитештерү индексы 8 процент тәшкил итә. “Боларның барысы да Россия Федерациясе һәм республика бюджетларындагы салым керемнәрендә турыдан-туры чагылыш тапты”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
2010 елның беренче яртыеллыгында республика территориясенә 100 миллиард сумнан артык салым кереме килгән. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, биредә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең өлеше зур. “Безнең территориаль идарәнең салым органнары системасында иң яхшы идарә буларак күп мәртәбәләр билгеләп үтелүе очраклы хәл түгел”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул салым керемнәрен арттыру буенча берничә эш юнәлешен билгеләде. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге юнәлешләрнең берсе – милек салым базасын арттыру. Президент сүзләренә караганда, Татарстанда миллионнан артык җир кишәрлеге исәпкә куелган. Республика җитәкчелеге салым салу базасын алга таба арттыруны мәгълүмати технологияләрне тагын да активрак куллануда күрә. Мисал өчен, Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, быел Татарстанда “Геомәгълүмати технологияләр нигезендә күчемсез милеккә салым салуга мониторинг үткәрү һәм исәпкә алу” дигән сынау проекты эшли башлаячак.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, предприятие табышына салым салуга бәйле мәсьәлә аерым игътибар таләп итә. “Кайбер предприятиеләрнең үз табышларын яшереп калуы берәүгә дә сер түгел, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Мондый гамәлләр бюджет керемнәрен киметеп кенә калмый, тулаем алганда икътисадка тискәре йогынты да ясый”. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итү өчен республиканың барлык министрлыклары һәм муниципалитетлары җәлеп ителгән, бөтен җирдә баланс комиссияләре үткәрелә, аларда предприятиеләрнең эшчәнлеге тикшерелә.
Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм ТР җитәкчелеге инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен Федераль салым хезмәтенә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, үз чиратында, Федераль салым хезмәте башлыгы республика Президентын Федераль салым хезмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.