Рөстәм Миңнеханов: “Без нефть чыгаручы төбәк буларак, үзебезне кече нефть компанияләре үсешеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз”
2010 елның 8 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов һ.б. катнашты.
Очрашуда кече һәм урта бизнес компанияләренең чыгаруда, нефть ятмалары табуда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстанда кече нефть компанияләрен үстерүгә һәм ярдәм итүгә җитди игътибар бирелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Кече нефть компанияләре Татарстан Республикасы буенча углеводород чималы табышы гомуми күләменең 20 процентын тәшкил итә. Аның фикеренчә, кече нефть компанияләренә билгеле ярдәм күрсәтелгән вакытта, гомумән Россия буенча нефть табышы күләмен арттырырга мөмкин.
ТР Президенты делегация әгъзаларына Татарстанга нефть чыгаручы төбәк буларак игътибар бирелүләре өчен рәхмәт белдерде. “Без нефть чыгаручы төбәк буларак, үзебезне кече нефть компанияләре үсешеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы рәисе, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы рәисе Юрий Шафраник, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенең нефть чыгаручы комплексларга мөнәсәбәтен югары бәялим, дип белдерде.
Моннан тыш, ул “Татанефть” ААҖ кебек эре компанияләр кече нефть компанияләре белән партнерлар мөнәсәбәтендә булулары мөһим факт булып тора, дип белдерде. Юрий Шафраник сүзләренчә, кече һәм урта бизнесның минераль-чимал комплексын үстерүдә катнашканда яңа эш урыннары булдырылуга аеруча игътибар бирергә кирәк, урта класс оештыру өчен шартлар формалаша, социаль инфраструктурага ярдәм ителә.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.