Әсгать Сәфәров чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы баш тренеры Араик Маргарянга “ТРда динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен тапшырды

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстанның атказанган тренеры, Әрмәнстанның атказанган тренеры Араик Маргарянны 65 яшьлеге белән котлады.

Әсгать Сәфәров Араик Маргарянга  “Татарстан Республикасы Динамосы” физкультура-спорт җәмгыятенең югары бүләген – “ТРда динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен тапшырды.

Искә төшерәбез, Араик Маргарян  “Динамо-Казан” командасына баш тренер итеп 2001 елда билгеләнгән. 2013 елда ул баш тренер буларак чирәмдә хоккей буенча Россия студентлар җыелма командасын Бөтендөнья Универсиадасына әзерли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International