Рөстәм Миңнеханов: “Үзебездәге югары мөселман уку йортлары мәчет-мәдрәсәләрне кадрлар белән тәэмин итүдә төп рольне уйнарга тиеш”

2010 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Россиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын татар имамы, имам-мөхтәсибе һәм мөфтиләр – Казанда. Бүген Татарстан башкаласында “Милли тормыш һәм дин” дигән форум ачылды. Аның бүгенге программасында Камал театры бинасында ике пленар утырыш урын алган. Ә иртәгә дин әһелләре фикерләшүне “Пирамида” үзәгендә дәвам итәчәк. Бүген көннең беренче яртысындагы беренче пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Җыенда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алексей Гришин һ.б. кунаклар катнашты. Татар имамнарының мондый масштабта Казанда тәүге тапкыр узучы җыены изге Коръән аятьләрен укудан башланып китте.

ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан оштырылган җыенның максаты - милләтнең бердәмлеген, мәдәни кыйммәтләрне саклау юнәлешендә мөселман оешмаларының омтылышын берләштерү.

“Без, татарлар, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге хакында нык уйланабыз. Телне, гореф-гадәтләрне, динне саклап килә торган урыныбыз-мәчет-мәдрәсәләр. Соңгы елларда Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә дә күп санда мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр оештырылды. Инде бүген аларның эчтәлеге буенча эшләү бик мөһим”. Татар имамнарын, имам мөхтәсибләрен һәм мөфтиләрне сәламләгән ТР Президенты дин әһелләренә мөрәҗәгатен әнә шулай башлады. Президент аларның игътибарын берничә мөһим мәсьәләгә җәлеп итте. Аның берсе –мәчет-мәдрәсәләрдә эшләүче имамнарга тиешле гыйлем бирү. Президент белдергәнчә, бүген Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә югары мөселман уку йортлары мәчет-мәдрәсәләребезне әзерлекле кадрлар белән тәэмин итүдә төп рольне уйнарга тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларында, бигрәк тә соңгы елларда, тынычлык дине булган Исламны террорчылык белән бәйләп каралту омтылышы активлашты. Бу күзаллаулар безнең мәчетләргә дә тап төшерергә мөмкин. “Безнең имамнарның бурычы-гамәлләре белән Исламның чиста һәм пакь дин булуын раслау”, -дип ассызыклады Президент. Татарстан башлыгы шулай ук Россиянең кайбер төбәкләрендә мәчетләрдән татар имамнарын кысрыклап чыгару очраклары булуга борчылу белдерде һәм милләттәшләребезне барлык мәсьәләдә бердәмлек күрсәтергә чакырды.

Президент мөселман дин әһелләре җыенында күтәргән икенче мәсьәлә- идеология белән бәйле иде. Аның ассызыклавынча, бүген дөрес идеология алып бару мөһим. “Бүген без шул хакта да фикерләшергә җыелдык. Алга таба да мондый җыеннарны дәвамлы итәргә кирәк. Шул чакта сезнең белән ныклы элемтәләр булачак”, - дип искәртте Президент. Рөстәм Миңнеханов форум эшендә уңышлар теләде.

Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин үз чыгышында ассызыклап узганча, динебез беркайчан да милләтебездән аерым булмаган. “Милләтебезнең нигезе - Ислам дине”, -дип ассызыклады ул. Аның белдерүенчә, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар дин әһелләре башка халыкларга милләтебез, динебез, гореф-гадәтләрне таныта. Равил хәзрәт фикеренчә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үрнәге тагын да зуррак мактауга лаек. Алар тарихи ватаннарыннан бик еракларда гомер кичерсәләр дә, телне, динне саклаулары белән өлге күрсәтә. “Читкә киткән милләттәшләребезнең инде ничә буыны милләтнең дин белән бергә булганда гына югалмыйча сакланып кала алуын исбатлап килә”, -дип искәртте мөфти.

Равил Гайнетдин илнең төрле төбәкләрендә эшләүче мәчет-мәдрәсәләрнең нәтиҗәле эшләвен дә искәртеп узды. Ул шулай ук ТР Президенты фикерен куәтләп, Россиядәге, аерым алганда, Казан, Уфа, Мәскәүдәге Ислам уку йортларының дини кадрлар әзерләүдә ролен арттыру мәсьәләсенә тукталды. Бүген аларда уку программалары, тәртипләре дәүләт лицензиясе алырлык һәм аккредитация узарлык стандартларга китерелгән. Биредә белем алган имамнарны эшкә урнаштыру да җиңелрәк булачак.

Мөфтиләр шурасы рәисе игътибарны юнәлткән тагын бер мәсьәлә- Исламның тоткан урынын дөрес аңлату белән бәйле иде. Аның искәртүенчә, Ислам динен пычрату барган бер чорда дин әһелләре алдындагы төп бурыч -диннең абруен күтәрү. “Исламның нигезенә кешелеклелек принциплары салынган. Динебез гаилә ныклыгы, әдәп-әхлак нигезе, көчле булуы белән башка диннәргә үрнәк булып торырга тиеш”, - дип саный ул. Аның белдерүенчә, радикаль агымнарның көчәеп китүенә юл куярга ярамый. Ул чакта Исламның нигезләре бозылып, бу халкыбызның аннан читләшүенә, радикаль көчләргә якынаюга илтергә мөмкин. Равил хәзрәт шушы актуаль проблемалар хакында фикерләшү өчен мондый масштабтагы җыен алга таба да дәвам итәргә тиеш, дигән фикер белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый исә чыгышында читтә укып кайткан дин әһелләрен эшкә урнаштыру проблемасына кагылып узды. Аның белдерүенчә, имамнарны үзебезнең дини уку йортларында әзерләү бик мөһим. Шулай да читтә укып кайтучылар проблемасын да күз уңаеннан җибәрергә ярамый, дип саный ул. Ул шулай ук дин әһелләре яңа буын татар зыялыларын тәрбияләүгә өлеш кертергә тиеш, дип белдерде.

Югары мөфти-Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә үз чыгышында динебезне заманга муафыйк рәвештә аңлау кирәк дигән фикерен алга чыгарды. Мөфти соңыннан бу җыенда катнашкан ТР Президентына мөселманнарның олуг мирасы –Коръәни Кәримне бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International