Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында законсыз әйләнештән алынган алкоголь күләме 70%ка арткан

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Татарстанда быелның беренче кварталында законсыз әйләнештән алынган алкоголь күләме үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 70%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы  секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Совет утырышы, Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрен тоташтырып, видеоконференцэлемтә  режимында узды.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада алкоголь базары торышы атна саен мониторинглана. Стационар сәүдә челтәре булмаган, халкы 100 кеше чамасы булган барлык авыл торак пунктлары республикада җитештерелгән продукцияне күчмә сату белән тәэмин ителә. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының «Алкоголь контроле» проекты гамәлгә ашырыла, алкоголь эчемлекләрен күпләп куллану масштабларын киметү эше актив алып барыла.

«2016 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республика продукциясен сату күләме үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 5%ка арткан. Алкоголь белән агулану өчтән бергә кимегән, шул исәптән үлем очраклары да», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан аракысын сату кимегән районнарны атады: Чүпрәле, Әлки, Балтач, Тәтеш, Алабуга, Мөслим, Менделеевск, Ютазы, Кайбыч, Балык Бистәсе районнары һәм Казан шәһәре. Шуларның дүртесендә читтән кертелүче алкоголь сату күләме арткан: Казан шәһәре, Кайбыч, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары.

Татарстан Республикасы Президенты суррогатлар темасына аерым тукталды. Республиканың өч районында (Чистай, Бөгелмә, Минзәлә) алкоголь белән агулану уртача республика дәрәҗәсеннән 2 мәртәбәдән дә артып киткән.  Татарстанның 23 районында үлем очраклары теркәлгән.

Татарстан Республикасы территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнеше турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сөйләде.  

«Ел башланганнан бирле 69 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Салынган штрафларның гомуми күләме якынча 6 млн. сум», - диде И. Марченко.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан сырасын реализацияләү дә беркадәр кимегән. 2016 елның  I кварталында ваклап сатуга 1 млн. 227,3 мең дал сыра кергән, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 89% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International