Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәре кыла

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Төп максаты – Россия - АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) эшлекле форумында катнашу, ул иртәгә, 2016 елның 19 маенда, булачак. Чара Россия Федерациясе һәм АСЕАН илләренең өченче саммиты кысаларында узачак.   

Эшлекле совет барышында Рөстәм Миңнеханов «Россия – АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка: кирәкле инструментлар, үсеш механизмнары һәм драйверлары» сессиясендә чыгыш ясарга һәм Татарстан Республикасының АСЕАН илләре белән хезмәттәшлеген үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена. 

Татарстан Президентын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев, РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең эшләр буенча идарәчесе Рөстәм Әмирханов һәм Татарстан Республикасы Президентының Тышкы багланышлар департаменты  директоры урынбасары Марат Гатин озата йөри. 

Белешмә өчен

2015 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән АСЕАН илләре арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 240 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Татарстан Ассоциация базарларына вертолётлар, йөк автомобильләре, суднолар, нефть химиясе продуктлары һәм башкалар җибәреп тора.  

Эшлекле форум турында, шулай ук Россия һәм АСЕАН илләре партнерлыгы тарихы турында төгәлрәк http://russia-asean20.ru/announcements/20160324/28640.html сайтында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International