ТР Президенты Рөстәм Миңнехнов Россия футбол союзы башлыгы белән очрашты

2010 елның 21 сентябре, сишәмбе
Бүген эш визиты белән Казанга килгән Россия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия футболы Вөҗдан кодексын имзалады, шуннан соң Үзәк стадиондагы матбугат үзәгендә С.Фурсенко журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Казан миндә зур тәэсир калдырды, 2013 елгы Универсиадага атап төзелүче спорт объектларын күрдем, “Рубин” базасында булдым – клуб һәм тулаем алганда республика җитәкчелегенең яшь футболчыларны тәрбияләүгә зур ярату һәм җаваплылык хисе белән килүе сизелә. Максат билгеле – 2018 елда без дөнья чемпионнары булырга, һәркем үз урынында моңа ничек омтылырга кирәклеге хакында уйларга тиеш. Казанда булганнан соң миндә әлеге нәтиҗәгә ирешүгә карата ышаныч артты”, - дип башлады матбугат конференциясен Сергей Фурсенко.

Журналистларны барыннан да элек “көз-яз” системасына күчү темасы, килешү матчларына һәм стадионнардагы тәртипсезлекләргә бәйле проблемалар кызыксындырды. Россия футбол берлеге президентының сүзләренә караганда, “көз-яз” системасына күчү Россия футболына бары тик уңай төсмерләр генә өстәячәк. “Беренче өч ел дәвамында календарьларда берни дә үзгәрмәячәк. Бу вакыт эчендә клублар срокны бер-ике атнага күчереп булсын өчен үз инфраструктураларын яхшыртырга тиеш. Чемпионатның хәлиткеч матчларын ноябрьдә түгел, май аенда, яхшы кырларда үткәрсәң күпкә әйбәтрәк. Ничек кенә булмасын, дөнья яки Ауропа чемпионатын үткәрү аркасында бездә ике елның берсендә ике айлык тәнәфес барлыкка килә, ә ни өчен аны даими нигезгә күчермәскә? Командалар коммерция турлары үткәрә алыр иде. Моннан тыш, телевизион рейтинглар да җәйгә караганда (бу вакытта күп кенә җанатарлар чираттагы ялда яки дачада була, футболчыларның да җәен ял итәсе килә) көз һәм яз айларында югарырак”, - диде С.Фурсенко.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International