Искәртеп узабыз, 2010 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча республикада Укытучы елы кысаларында “Мәктәпкә - компьютер” һәм “Укытучыга – компьютер” дигән проектлар старт алды. Альберт Гыйльметдинов китергән мәгълүматларга караганда, ел башына республиканың меңнән артык мәктәбе 11 меңгә якын заманча компьютер алган һәм үзләренең компьютер паркын тулысынча яңарткан. “Укытучыга – компьютер” республика проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 13 меңгә якын мөгаллим ноутбук алган. Министр ассызыклаганча, 2011 елның 1 сентябренә кадәр республиканың барлык укытучылары да ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк.
Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, “Электрон мәктәп” проекты кысаларында белем бирү учреждениеләрен ноутбуклар белән җиһазландыру җитәрлек дәрәҗәдә түгел. ТР мәгариф һәм фән министрының сүзләренә караганда, бүгенге көндә республиканың 47 мәктәбе җепселле-оптик элемтә линиясе буенча Интернетка тоташкан, 2010 ел ахырына кадәр аларга тагын 108 белем учагы өстәләчәк. Ә 2011 елда 500 дән артык укучысы булган барлык мәктәпләр дә Интернетка җепселле-оптик элемтә линиясе буенча тоташыр дип көтелә. Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанның 2048 мәктәбе Интернет челтәренә тоташкан, бары тик аз комплектлы мәктәпләр генә искәрмә булып тора. Өстәвенә, 70 мәктәп модемнар алган инде, 3G-технологияләр мәсьәләсе дә хәл ителә.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, урыннардан укытучыларны "Windows 7" операция системасы буенча эшләргә өйрәтүгә кагылышлы сораулар килә. ТР мәгариф һәм фән министры ассызыклаганча, “Электрон мәктәп” программасы кысаларында педагогларның ИКТ-компетенциясен арттыруга зур игътибар бирелә. Мисал өчен, моннан алдагы елларда укытучыларның 92 проценты мәгълүматлаштыру курслары узган. Персональ ноутбуклар алган 13 меңгә якын мөгаллим белем бирү процессында компьютерларны нәтиҗәле куллану өчен 8 модуль буенча 25 сәгатьлек әзерлек курсы узган. “Без өйрәтү процессын дәвам итәчәкбез – тиздән укытучылар, мәгариф лидерлары өчен "Intel" программасы эшли башлаячак. Аны гамәлгә ашырганнан соң педагогларның компетенциясе артырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Альберт Гыйльметдиновның сүзләренә караганда, барлык мәктәп сайтларының үрнәкләре булдырылган, шуның нәтиҗәсендә аларны югары дәрәҗәдә эшләп булачак. “Тиздән һәр мәктәптә белем бирү процессы белән идарә итү өчен программа нигезе булдырылачак”, - диде ул.