ТР Президенты «Intel» корпорациясе вице-президенты белән очрашты

2010 елның 22 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашты.

“Татарстанда барган соңгы вакыйгалар мәгълүматлаштыру, инновацияләр һәм ИТ-технологияләр белән бәйле. Без Россия һәм чит илләрдәге яңалыкларны күп кулланабыз”, - дип ассызыклады очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, ИТ-технологияләрне, беренче чиратта, мәгариф системасына кертергә кирәк. Белем бирүне дөньякүләм стандартлар һәм таләпләргә җавап бирүче яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Яңа технологияләрне медицинада да активрак кулланырга кирәк.

Республика башлыгы белдергәнчә, Татарстанда “Электрон мәктәп” проекты буенча җитди адымнар ясала, искергән компьютер техникасы яңартыла. Укытучыларга «Intel» процессорлары базасында 12800 ноутбук бирелгән. Яңа матди база мәгариф системасы алдына куелган яңа бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, ИТ-технологияләр медицинада яңа мөмкинлекләр ача. Хәзер һәр пациент мәгълүматларның тулы электрон базасына ия була ала. Шул рәвешчә, мәгълүматлаштыру икътисад һәм социаль өлкәнең барлык тармакларын колачлый.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда гамәлгә ашырылган ИТ-проектлар “Сочи-2010” Халыкара инвестиция форумында да тәкъдим ителгән. Республика стендында “Электрон белем бирү” проекты, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, “ГЛОНАСС+112” зыян күрүчеләрне коткаруны координацияләү системалары форумда катнашучыларда зур кызыксыну уяткан. Татарстан стенды белән РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин һәм Россиянең кайбер төбәк башлыклары да танышкан.

“Бу проектларда сезнең хезмәтегезнең дә җитди өлеше бар”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Джон Дейвисның сүзләренә караганда, «Intel» халык һәм бизнес өчен күпсанлы продуктлар тәкъдим итә, фәнни тикшеренүләрдә катнаша һәм белем алу өчен киң мөмкинлекләр ача.

Очрашу кысаларында ТР Хөкүмәте һәм «Intel» корпорациясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис кул куйды.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Intel» корпорациясе соңгы биш ел дәвамында мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә. 2005 елдан алып 10,5 меңнән артык мөгаллим “Киләчәк өчен укыту” программасы буенча яңадан әзерлек узган.

Узган ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Intel» корпорациясе Татарстанда белем бирүнең сыйфатын алга таба яхшыртуга багышланган илкүләм проект кысаларында гомуми белем бирү системасын камилләштерү һәм “бер укучы – бер компьютер” дигән белем бирүнең яңа моделен сынау буенча ниятләр турындагы килешүне имзаланы. Бу Татарстан Республикасы, «ICL» һәм «Intel» компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтүдә мөһим адым булды.

Татарстанның җирле ИТ-базарга ярдәм күрсәтү турындагы стратегиясенә тугры калып һәм “бер укучы – бер компьютер” программасы буенча «ICL» компаниясе белән хезмәттәшлекне киңәйтеп, 2009 елда «Intel» корпорациясе РФ базарын мәктәп компьютерлары белән тәэмин итүче компанияләр исемлеген арттырды.

Укучыларны компьютер техникасы белән тәэмин итүгә параллель рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте “Укытучыга – ноутбук” дигән киң колачлы программаны гамәлгә ашыруга кереште, аның нәтиҗәсендә 12820 мөгаллим «ICL» җитештерүчеләреннән «Intel» процессорлары базасындагы өр-яңа «RAYbook» ноутбуклары алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International