Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 830 объектның 720 дә башланган

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре барлык муниципаль районнарда 2016 ел программасына кертелгән 830 объектның 720 дә башланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Искәртик, капиталь ремонт кысаларында 194,5 мең кешенең торак шартларын яхшырту ниятләнә. Программаны финанслау күләме 4 млрд 725 млн сум тәшкил итә. 20 майга белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү буенча эшләр барлык объектларда да алып барыла. 2016 елда 95 мәктәпне төзекләндерү каралган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 мәктәпкәчә оешма.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә,  балалар сәламәтләндерү лагерьлары капиталь ремонтлау буенча барлык эшләр 9 объектта да тәмамланган 2 лагерьны төзү, тагын берсен реконструкцияләү дәвам итә. 

Оештырыла торган ресурс үзәкләрен (көллиятләр) капиталь ремонтлау объектлары исемлегенә 2016 елда 8 белем бирү учреждениесе кергән. 20 майга барлык объектларда да эшкә керешкәннәр.

Быелга 43 мәдәният учреждениесен капиталь төзекләндерү ниятләнгән,  барлык объектларда да эшләр башкарыла. 13 объектны төзекләндерү тәмамланган.

2016 елда 27 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтлау программасына кертелгән. Барысында да эшләр башланган. Инде 9ы тулысынча төзекләндерелгән. 

Быел авыл советлары биналарын капиталь ремонтлау программасы башланды. Барлык 78 объектта да эшкә керешкәннәр. Программаны финанслау күләме 98,5 млн сум тәшкил итә. 19 объектта эшләр төгәлләнгән.

ТР Газлаштыру фонды программасы кысаларында газ үткәргечләр төзү, блок-модульле пар казаннары урнаштыру һәм җылыту системасын шәхси казаннарга күчерү башкарыла. 2016 елда 254 фатирны шәхси җылыту системасына күчерү ниятләнә. Ягып җылыту сезоны тәмамланганнан соң, 6 муниципаль берәмлекнең 5сендә эшкә керешкәннәр, материаллар алынган,  Әгерҗе, Азнакай, Спас, Тәтеш һәм Чистай районнарында әзерлек бара.

Авылларда су тәэминатын яхшырту программасы буенча быел 268,2 км су үткәргеч челтәр төзү; 43 артезиан скважинасы бораулау; 45 су җыю каланчасын урнаштыру ниятләнә.

Авылларда урамнарны төнлә яктыртуны торгызу программасы буенча 10,3 мең диодлы яктырткычтан 3 мең 612се куелган, 30 электр энергиясен исәпкә алу саклагычы урнаштырылган.  

2016 елга су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 20 муниципаль районда урнашкан объектларны рәткә китерү каралган. 

"Парклар һәм скверлар" программасы буенча быел 36 районда 43 объект төзелергә тиеш. Шуларның 34е - 2015 елдан калган объектлар, тагын 9ы - яңа. Моңа 849,5 млн сум акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International